Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

АШЛЫКЛЫ БУЛДЫК

Мин Шәмәрдән бистәсенең Пионер урамында яшим. Гомерем буе тимер юлда эшләдем. Вак-төяк көндәлек мәшәкатьләр чыгып торса да, Аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау яшәп ятабыз.

"Саба таңнары" газетасын бик көтеп алабыз һәм яратып укыйбыз. Райондагы, авыллардагы бөтен яңалыкны шуннан укып беләбез. Халык өчен бигрәк тә белдерүләр бите файдалы. Безнең Шәмәрдәндә әле быел ярминкә узмады. Шул сәбәпле, бәрәңге, ашлык та ала алмадык. Кыш чыгарга хәзердән хәстәрен күрергә кирәк. Без яшебез дә өлкән булгач, бакчабыз да кечерәк, шуңа күрә бәрәңге утырта алмыйбыз, сатып алабыз. Быел да район газетасыннан бәрәңге сатабыз, дигән белдерү бирүче белән элемтәгә кердек. Ул Олыяздан Кәбир Хуҗин булып чыкты. Гозеребезне җиткергәч, берсүзсез, ризалык бирде. Әйләнгеч юл урап бәрәңге, ашлык китерде. Тавыкларыбызны икмәкле, үзебезне бәрәңгеле иткәнгә, Аллаһның рәхмәтенә ирешсен! Үзенең дә табыны мул, тормышы бәрәкәтле булсын.

Флюра Әбелкарамова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X