Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Балалар китап укый

Көзге каникулларда Саба район балалар китапханәсе балаларның шат авазыннан тынып тормады. Район һәм авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бергә укуы күңелле”, “Әкиятләр иленә сәяхәт”, “Төрле төстәге битләр”, “Бөтен җиргә сер итеп кенә” дип исемләнгән төрле әдәби чаралар үткәрелде.

Алар “Әдәби уеннар”, “Иҗади остаханә”, “Китапханә лабораториясе”, “Танышабыз, укыйбыз” рубрикаларына бүленеп, китапханәчеләр тарафыннан укучыларга тәкъдим ителде. Ахырдан актив катнашкан китап сөюче дусларыбыз бүләкләнде.  Ә без, үз чиратыбызда, китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде дигән теләкләрдә калабыз. Китапханәбезгә рәхим итегез!

Флүзә Фазылова,

китапханәче.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X