Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БАЛАЛАРГА МӘХӘББӘТ

Хезмәттәшем Рәмзия Хуҗәхмәтова югары белем турында химия-биология укытучысы дипломы алгач, хезмәт юлын Эзмә урта мәктәбендә башлый.

Яшь укытучы балаларга белем бирү белән беррәттән, мәктәп яны тәҗрибә участокларында да зур эшләр алып бара. Шуның нәтиҗәсендә укучылар биологиядән фән олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Рәмзия Рәшит кызы балалар күңелендә химия-биология фәненә мәхәббәт тәрбияли.

Эзмә урта мәктәбендә унөч ел тәҗрибә туплаган мөгаллимә 1999 елда Олыяз башлангыч мәктәбенә мөдир итеп күчерелә. Белемен, бөтен җанын-тәнен биреп, җиң сызганып эшкә керешә. Иң элек су кертү мәсьәләсе хәл ителә. Аннары коллектив белән мәктәпнең ишек алдын яшеллеккә күмү эшенә керешәләр. Яз-көз кулларыннан көрәк төшми. Мәктәпнең әйләнә-тирәсенә җиләк-җимеш агачлары утыртыла. Яшелчә бакчасында түтәлләр саны елдан-ел арттырыла барыла. Мәктәп балаларының үзләренә ел әйләнә җитәрлек витаминлы азык әзерләнә. Үз ихтыяҗларыннан артканы "Олыяз" җәмгыяте ашханәсенә, җәмәгать тук­лануы предприятиеләренә тапшырыла. Балаларның күзләре матурлык күреп үсәргә тиеш, дигән максатны күздә тотып, мәктәп биләмәсе иртә яздан көзгә кадәр берсе артыннан икенчесе шаулап чәчәк ата торган күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләргә күмелә. Мәктәп гөлбакчасы балаларның гына түгел, хәзер бөтен авыл халкының күзен иркәли, җанын дәвалый, тирә-якка нур чәчә торган урынга әйләнде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Лидия Әхмәтова,

Олыяз башлангыч мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X