Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Дипломлы компьютерчы булдык

Хәзер тормышны компьютердан башка күз алдына китерүе кыен.

Яшьләр аңа бер утыруда ук төшенәләр. Хәтта алты яшьлек оныгым да, әти-әниләре күрмәгәндә компьютерга үрелә, ә өлкәнрәкләре вакытлары булуга заман техникасын кабыза. Без, өлкәннәргә исә ул ят нәрсә булып күренә. Шуны күздә тотып, Иштуган урта мәктәбендә пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәттеләр. Беренче дәресләрне мәктәп директоры А.Макаров үзе бирде, аннары укытуны сеңлесе Марина Владимировнага тапшырды. Аның ни өчен оныкларымның иң яраткан укытучыларының берсе булуын шунда аңладым. Безгә компьютерны башка тәмам сеңдеререрлек итеп аңлатты. Беренче дәресләрдә "тычкан" белән эшләве авыр булды, билгеле. Әмма Маринаның сабырлыгы җитәрлек булып чыкты, тәки өйрәтте.

Дәресләрне 16 пенсионер башлаган идек. Беребез авырып китү сәбәпле, укырга йөрүдән туктауга, аңа да алмаш булды. Гәрчә Иштуганда компьютер нигезләренә 11 кеше генә өйрәнергә тиеш булса да, ахыр чиктә 16 кеше "диплом" алды. Хәзер 72 сәгать дәвамында алган белемебезне файдаланып, курыкмыйча компьютер алдына утырып, үзебезгә кирәклесен эшли беләбез. Гасыр техникасы акыл җитмәслек нәрсә булып тоелмый.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X