Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Газчы, умартачы, балта остасы...

Безгә язалар

   Әгәр кеше һөнәр сайлауда ялгышмый икән, соңыннан аны алыштырмый, гомер буе тугры кала... Чөнки яраткан хезмәте кешегә ләззәт бирә. Авылыбыз газчысы  Илсур Шакиров та үз эшен күңел биреп, яратып башкара. Газчы ул бик дәрәҗәле һәм җаваплы  һөнәрләрнең берсе. Ул  тәүлек әйләнәсе уяу, төгәл, дисциплиналы булуны таләп итә. Әле кеше белән уртак тел табып эшли белү дә кирәк. Илсур менә 11 ел инде бу вазыйфаны зур җаваплылык бе­лән башкара, ул кирәгендә таләпчән, әмма шул ук вакытта гадел һәм йомшак та була белә. Аның җаваплылыгында бүген 4 авылдагы 200 шәхси хуҗалык исәпләнә. Фидакарь хезмәте өчен быел район күләмендә  “Үз эшенең остасы” дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. Гаиләдә дә Илсур тугры ир, кадерле әти. Тормыш иптәше Лилия белән күпләргә үрнәк булып матур гомер кичерәләр, йорт-җирләре җитеш, күпләп умарта тоталар. Уллары Шәүкәт Сабада сәләтле балалар мәктәбенең 9 нчы сыйныфында  белем ала. Илсурның тагын бер үз иткән эше- ул балта эшенә бик һәвәс. Кыскасы, 70 төрле һөнәр иясе дип Илсур кебекләр турында әйтәләрдер. Нинди генә ярдәм сорап килсәң дә, каршы килми. Без күршеләре белән дә яхшы мөгамәләдә. Алга таба да эшләре уң булсын, әле озак еллар халык рәхмәте ишетеп эшләргә-яшәргә язсын!

Венера Хуҗина,

Урта Нырты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев