Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гомерләр бит берәү генә...

Язмышлар күкләрдә языла

  Ул туды! Икенче бала булып. Җир шары янә бер кешегә артты.Түгәрәк булуына карамастан, тагын да тулыланып киткәндәй булды. Бу 1981 ел иде. Галимуллиннар гаиләсендә туган сабыйга Фаил дип исем куштылар. Мулла бабай аның колагына өч тапкыр шулай дип пышылдады. Йокымсырап яткан бала ирен читләре белән елмайгандай итте, янәсе, ишетте. Бу исем гарәпчәдән “эшләүче, ясаучы,эшчән, тырыш” дигән мәгънә белдерә икән. “Бәхете белән тусын да, үз ризыгы белән яшәсен”. Әнә шундый гомер юрыйлар күңелләреннән сабыйның әти-әнисе. Ике яшьлек Айрат, нәни төргәккә карап ни уйлаган, анысы билгесез.

  Бишек җыры көйләгәндә әнисе Әлфия кайчак, улларына бер матур сеңелкәш тә кирәк булыр, дигән татлы хыялга бирелеп куйгалый. Фаилгә 4 яшь тулганда, өйгә кыз – “курчак” алып кайталар. Аңа сөйкемле булганы өчен Гүзәл дип исем дә кушалар. Менә инде сеңелләре дә булды. Ничек сөенмисең, ди!

 ...Көннәр, атналар, айлар,еллар үтә тора. Равил белән Әлфиянең балалары матур булып үсеп киләләр. Авыл баласы өйдә торамы соң? Ишек алдыннан чыгып китә дә, урамнан иркен тау битләренә, басу-кырга, елга буйларына ашыга. Алтын көз җитә. Әлфия дә балаларын бер-бер артлы мәктәпкә озата. Үзенең генә нигәдер гел башы әйләнеп азаплый. Сәбәбен һич аңламый. Ял да җитмидер, бәлки? Ярый әле, бертуган сеңелесе Альфира бик булыша аңа. Фермадан арып кайтса да, тизрәк апасы янына йөгерә. Фаил бераз шуграк шул. Кармагын ала да балыкка китә. Бәрәңге чүпләшмичә су буена чапканы өчен, бервакыт бабасы аның кармагын урталай сындыра да әле.

 1994 ел. Галимуллинар гаиләсенә зур кайгы килә. Башы әйләнүдән инде көчкә генә атлап йөрүче әниләрен 37 яшендә мәңгелек сәфәргә озаталар. Альфира апалары өч бала өчен ризыгын да, вакытын да, назын да кызганмый.Үзенекеләр дә өчәү бит аның! Тырышып аякка бастыра ятимнәрне. Укытып чыгара. Армия сафларына озата. Ике ел буе җылы хатлар язышалар...

 2001 ел. Фаил – солдат егет. Намуслы хезмәт итә. Өйдә ниләр барлыгын хатлар сөйли аңа. Әтисенең кинәт үлем хәбәре килүе кабат тетрәндерә аның яшь йөрәген. Әмма сынауларга сынатмый. Чын ирләрчә язмыш җиленә каршы тора.

 Бәла ялгыз йөрми, диләр. 2002 елда Альфира апасының ире дә үкенечле үлем белән якты дөньядан китеп бара. Үзләрен тәрбияләп үстергән, икенче әнисенә әйләнгән, кечкенә гәүдәле, сабыр йөрәкле апасына бик рәхмәтле Фаил! Солдат хезмәтеннән соң да ул йортка сукмагын суытмый. Ишектән керүгә, апасы аның иң яраткан сөтле чәен ясап куя. Мич ризыклары белән сыйлый. Кибетнекен яратмый Фаил. Нигәдер тәмен тапмый аларның.

 Гомер сукмагы буйлап бара торгач, яшьлеге дә артта кала. Абыйсы да, сеңелесе дә гаилә коралар. Ул һаман өйләнми. Шулай да тырышып үз хуҗалыгында яши, эшли. Машина йөртү таныклыгы алырга укый. Аучылык белән дә кызыксына. Моңланса, кулына гармун ала да, “Күбәләгем”не җырлый. Аны яратып “Файка” дип кенә йөртәләр.Үпкәләми Фаил. Хыяллары бихисап күп әле аның! Каралтыкураны,йортны яңартасы бар. Яшәргә генә өлгерәсе иде!

 2022 ел. Дөньялар тыныч түгел. Ерак офык читендә канлы шәүләләр бар сыман... Әллә Фаилнең бер күзе ялгыш күрәме? Начар күрә бит ул болай да... Күңел күзе ялгышмый егетнең. Сугыш башлануын сизә Фаил. Украинага егетләрне җыя башлаганнар инде. Сентябрьнең бер көнендә хәрби комиссариаттан аңа да повестка килә. Туганнары да, Альфира апасы да аны җибәрмәсләр дип өметләнәләр. Тик Фаил бернинди сәбәпләр эзләми. ”Башка авылдашларым белән мин дә китәм”, – ди. Кечкенә генә Түбән Утар авылыннан 6 егетне озаталар. Алты капка, шул көннән улларын көтеп, ачыла да ябыла. Фаил яшәгән йорт тагын да ятимләнеп, моңаеп кала... 

 “Казан Экспо”да вакытта Фаил янына авылдашлары, якыннары килә. Ул һаман үз фикереннән кайтмый – Украинага китә. ”Юк!” дип әйтә белми. Укчы ротада була. Хәрби антына тугрылык саклый. Ачлы-туклы блиндаж тормышы, кырыкка үзгәргән табигать шартлары, атышулар, минага эләгеп һәлак булган сугышчы иптәшләре ятимлек ачысыннан да ачырак булгандыр, мөгаен! Барысы өчен дә Фаил – “Фома” чын дус, карусыз егет була. Хәрби операция төгәлләнгәч, аларны туган авылына кунакка чакыра. Аның әкияткә тиң матур табигатен еш мактый ул.

 2023 елның 25 сентябре җитә. Киң күңелле, риясыз егет Сватовада барган сугышта яраланып, күп кан югалтудан, иптәшләре кулында күзләрен мәңгегә йома. Аның җәсәден 3 октябрьдә алып кайтып, туган авыл зиратында, олылап җир куенына салдылар. Ул көнне, чыннан да, авыл күген шомлы соры болытлар каплый. Сыкрау, сулкылдау авазлары...Хушлашырга килүчеләр бик күп. Аяк астындагы сары келәмнән зиратка таба озата баручылар төркеме атлый. Уртак кайгы авыл халкын бер-берсенә тагын да якынайта. 

 Үзе үлгәннән соң Фаил Равил улын “Батырлык “ордены белән бүләклиләр. Ул көнне Альфира апасына, өзгәләнеп: ”Бәхил бул, балам!” дияргә генә кала. Хәзер исә: “Аллаһка шөкер, Фаил исән чакта туганлыкны саклап яшәдек. Бер-беребезне ташламадык. Шуңа сөенеп, үземне юатам!” – ди ул. Ә без: ”Нинди батыр егет тәрбияләгән бит ул!” – дип авылдашыбыз өчен горурланабыз. Яшен кебек эз калдырып китә белде”, – дибез.

 ...Түгәрәк Җир шары бер кешегә кимеп, кителгәндәй тоелды.Тыныч түгел аның җаны. Эчке сызлану белән тавышын ишеттерәсе килә: “Кешеләр, кан коешудан туктагыз! Аналар бала хәсрәте күрмәсен! Сабыйларның киләчәге бәхетле булсын! Гомер бит берәү генә!”

Сөмбелә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев