Сезнең хатларны укыйбыз
Быел булып узган Инвалидлар көнендә миңа кибеттә Аллаһының бер бәндәсе эндәште. ”Әби, сезгә күчтәнәч алып бирәсем килә, әйдәгез, үзегезгә нәрсәләр кирәк, алыгыз”, – дип пакет бирде дә, үзе үк ризыклар тутыра башлады. Ипи, сөт, май, чәй, он, тагын-тагын тәмле ризыклар тутырып, кассада бик зур сумма түләп, минем кулга тоттырды. ”Энем, кем син, әти-әниең кемнәр, кайсы авылдан?” диеп сорасам да, әйтмәде. “Мин күрше авылдан” дип кенә җавап бирде. Мин бик зур рәхмәтләр әйтеп, тазалык-саулык, тигез тормыш, эшендә, алгы көнендә зур уңышларга ирешүен теләп, “Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын”, – дип хәер-дога кылып калдым. Бу изге күңелле игелек иясенең кем икәнлеген һич белә алмадым. “Иштуган фермеры ул” диделәр, исемен ачыклый алмадык. Алдагы көнеңдә дә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен, сау-сәламәт бул, йөргән юлларың, кылган эшләрең уң булсын, игелекле, шәфкатьле Аллаһ бәндәсе!
Шәмәрдәннән 86 яшьлек бер әби.

Фото https://ru.freepik.com/


Нет комментариев