Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Исемемне әйтмә, савабын бетерәсең...»

Иштуган мәчетенә илтә торган юл кайчандыр асфальтланган булган, ләкин еллар үтү белән ул таушалып, абынып егылырлык хәлгә килгән иде. Яңадан ремонтларга мөмкинлек юк. Кергән юклы-барлы акча мәчетне җылытырга, түләүләрне көч хәл белән «каплап» барырга җитә.

Мәчет чыгымнарын тулысынча халык җилкәсенә кайтарып калдыру да акланмый. Чөнки Иштуган зур булса да, мөселман гаиләләре күп түгел, бездә, нигездә татар күченеп китә дә, удмурт килеп урнаша. Якында гына удмурт авыллары бит. Мәчетне киртәләп алу өчен акча җыйган идек, шау-шу куба язды. Кая барасың, бар да алай ярдәм итәргә атлыгып тормый шул. Менә ничә ел мәчетебезгә ремонт кирәк, түзәбез. Башка авылларга баргач, йөрәк өзгәләнә, безнең мәчет ятим бала шикелле, кайчан миңа күлмәк кидерерләр дигән сымак боегып утыра. Менә шундый уйлар белән боегып йөргән көннәрнең берсендә, яныма бер иптәш килде дә: «Хәлил абый, мәчеткә брусчаткадан тротуар салдыру уе бар иде», – димәсенме. Шатлыгымнан кочаклап алып рәхмәтләр әйтәсем килде. Берничә көннән биредә кызу эш башланды, тиз арада брусчатканы түшәп тә куйдылар. Бу иптәшкә: «Сиңа рәхмәт әйтеп газетага бас­тырыйм әле», – дигәч, «Аллаһ ризалыгы өчен эшлим, кабул итсә, әҗерен Үзе кайтарыр, язма, савабын бетерәсең», – дип каршы чыкты. Нәрсә дип әйтим,  яхшылыгын Аллаһ үзенә мең изгелек белән кайтарсын. Хәзер мәчеткә кергәндә, Кремльгә кергән күк, тигез, матур җирдән атлыйсың, күңел сөенә. Бу изге эш бүтәннәргә дә үрнәк булсын иде. Аны башкаруда өлеше тигән һәркемгә (исемләп әйтмим) Аллаһының олы рәхмәтләре барып ирешсен.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Фото: https://pixabay.com | Arcaion

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев