Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хатлар килә, алар сөйли белә….

Югары кавалификацияле эшче кадрлар әзерләүче Саба аграр көллияте коллективына әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре әйтелгән хатлар еш килә. Бүген дә зур һөнәри осталыкка ия белгечләр әзерләгән уку йортына ихлас рәхмәтләрен җиткергән хатларның берсе белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Хөрмәтле Закирҗан Миннемуллович һәм Саба аграр көллияте укытучылары коллективы!

Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Бүген хезмәт базарында син сайлаган һөнәргә ихтыяҗ да булсын, күңелеңә дә ятып торсын. Кытай фәлсәфәчесе Конфуций юкка гына: “Ошаган һөнәр сайла һәм сиңа бер көн дә эшләргә туры килмиячәк”, - димәгән. Болардан тыш, күз карасыдай карап, тәрбияләп үстергән балаңны олы тормышка озату, ата-ана йортыннан читкә чыгарып җибәрү без, әти-әниләр өчен шулай ук җаваплы, борчуга сала торган адым.

Кызыбыз Рүфинә Низамиева 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Саба аграр көллиятенә укырга китте. Бу уку йортын сайлавыбызга бер дә үкенмибез, чөнки кызыбызның ышанычлы кулларда булуына сөенәбез. Көллияттәге тәртип, укуга мөнәсәбәт, тәрбия эшләре барысы да югары дәрәҗәдә. Студентларның тәртипсезләнеп йөрергә бер генә минут буш вакытлары да юк. Бер карасаң алар укуда, икенче карасаң – спорт, йога белән шөгыльләнәләр, өченче карасаң – көллиятнең актлар залында концерт куялар! Аларның һәр сәгате язып, билгеләнеп куелган. Балаларыбызга карата шундый җылы караш, игътибарлы мөнәсәбәт кайсы гына көллияттә бар икән әле! Чыннан да, көллиятнең мөгаллимнәр коллективы һәм аның директоры Закирҗан Миннемуллович, Сез, балаларыбызны тормыш авырлыкларына бирешмәслек итеп тәрбиялисез, студентларга чын үрнәк күрсәтәсез.

Кызыбызның шушы уку елы дәвамында ирешкән уңышларына бик сөенәбез. Әлбәттә, моның артында зур тырышлык һәм теләк ята. Ә аның өчен Саба көллиятендәге сыман шартлар тудырылу кирәк. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт яусын Сезгә!

Низамиевлар гаиләсе,

Теләче районы Кече Мирәтәк авылы.

Фото: instagram.com/sak_saby

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев