Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Китаплы балачак

Шәмәрдән китапханәсендә узган ел "Балачак йолдызлыгы" дигән яшь китапханәчеләр клубы оештырылгач, түгәрәккә иң элек Шәмәрдән лицееның 2 г сыйныфы укучылары йөрергә теләк белдерделәр.

Укытучылары Гөлфия Хәбибуллина да балаларның бу теләкләрен хуплады. Һәм әлеге класс укучылары минем иң зур ярдәмчеләремә әверелделәр. Нинди генә чаралар үткәрмәдек без алар белән: әдәплелек дәресе, табышмаклар кичәсе, әкиятләр буенча викториналар, хәтта балалар үтене буенча чәчәкләр бәйрәме дә уздырдык. Чаралар китапханәнең уку залында да, лицейның сыйныф бүлмәсендә дә үтте, шулай ук урманга экскурсиягә дә бардык. Моннан тыш клубта шөгыльләнүчеләр китапханәдә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнашалар, әйтик, 2010 елда үткәрелгән "Иң күп китап укучы" конкурсында безнең "Балачак йолдызлыгы" клубы балалары призлы урыннар алдылар. Район күләмендә Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган рәсем конкурсына да актив катнаштылар.

"Балачак йолдызлыгы" клубы балаларда уку культурасы тәрбияләү, аларның ихтияҗларын өйрәнү, ял вакытларын кызыклы итеп үткәрү максатында оештырылган иде. Киләчәктә дә эшебезне шушы юнәлештә дәвам итәрбез.

Надия Гатиятова,

балалар китапханәсе мөдире.

Рәсемдә: "Балачак йолдызлыгы" клубында шөгыльләнүче балалар

көзге каникулларда "Саба таңнары" редакциясендә дә кунакта булдылар.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X