Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лицеебызда татар теле атналыгы

Лицеебызда фән атналыклары уздыру традициясе дәвам итә. 15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булу уңаеннан татар теле һәм әдәбияты атналыгы киң колач белән уздырылды. Бу атнада лицеебыз,төрле милләт балалары укуны исәпкә алсак, чын-чынлап татар мохите белән яшәде.

Беренче көндә “Убырлыда кунакта” дигән әдәби уен үткәрелде. Уенда 5 нче А, Б, В сыйныфлары , “Шүрәле”, “Убырлы” командаларына бүленеп, “Акыл гимнастикасы”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Әкияттә кунакта”, “Тел – зиһен ачкычы” дигән юнәлештә көч сынаштылар, үзләренең татар теле буенча белемнәрен күрсәттеләр. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дигән әдәби-музыкаль кичә дә булып узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләнде.

undefined

Атналыкта Туган тел көненә багышланган дәресләр , “Туган телем – иркә гөлем, киңдер синең күңел түрең” дигән радиотапшыру үткәрелде. Укучылар Туган тел көне турында мәгълүмат алдылар, иҗади сәләтләрен үстерделәр. 9 нчы В сыйныфы укучылары белән берлектә “Түбәтәем-калфагым” дигән остаханә оештырылды. Укучылар татар милли баш киемнәренең тарихы һәм аларны тегү алымнары белән таныштылар.Үзләре дә калфаклар тегеп карадылар. Ә 5 нче сыйныф укучылары “Милли бизәкләр” дигән остаханәдә шөгыльләнделәр. “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән китапчыклар, “Әдәбият сәнгатьтә” дигән рәсемнәр конкурсында да 5-8 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар.

undefined

Атналыкның һәр көне эшлекле узды. Тәнәфесләрдә төрле милләтләрнең уеннары белән танышу максатыннан “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” дигән чара булып узды. Укучылар төрле халыкларының уеннары белән таныштылар. Татар халкының “Түбәтәй”, рус халкының “Гуси”, белорус халкының “Гончая” (“Хорт”), башкорт халкының “Курай” (“Дудочка”), әзербайҗан халкының “Дети и петух”,әрмән халкының “Пастух” дигән уеннары балаларга аеруча ошады. Атналыкта шулай ук татар теле һәм технология укытучыларының бердәм тырышлыгы белән лицеебызда “Милли почмак” булдырылды һәм район конкурсына тәкъдим ителде. Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре, матур йолалары, борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга ярдәм итә.

”Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаңнарның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар,нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен!”

20нче февраль көнне атналыкка йомгак ясалды. Барлык уздырылган чараларда катнашкан укучыларга рәхмәт әйтелде, мактау грамоталары тапшырылды. Гомумән алганда, ана теле атналыгы шау-гөр килеп үтте. Һәркемнең күңелендә матур истәлекләр калдырды.

Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Әлфия Миннахматовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев