Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Әллүки" ветераннары – кунакта

Әле күптән түгел генә Өлкәннәр көнендә без, "Әллүки" балалар бакчасы ветераннары "Шалкан" әкиятен карап, тәмле чәй табыны артында гәпләшеп утырган идек.

Шушы көннәрдә безне кабат бакчага, аның ачылуына 25 ел тулу юбилеена чакырдылар. Коллектив бәйрәмгә бердәм әзерләнгән: тәрбиячеләр кулы белән пластилиннан кул эшләре күргәзмәсе оештырылган, безне яшьлегебезгә кайтаручы "Тарихи сәхифә" дигән фотостенд әзерләнгән иде. Бакча мөдире Ә.Мөхәрләмова бәйрәмне ачкач, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Л.Билалова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Г.Гүзәлова, мәктәпкәчә тәрбия бүлегенең әйдәп баручы белгече Г.Нигъмәтҗанова юбилей белән котлап коллектив эшчәнлегенә карата бик матур фикерләр әйттеләр. Кол Шәриф мәчете төшерелгән картина белән бүләкләп, мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырдылар. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

В. Галимҗанова,

РСФСРның мәгариф отличнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев