Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Мәрхәмәтле кешеләрнең яныбызда икәнен тоюдан җанга рәхәт булып китә»

Өлкән кешенең аздан да күңеле була

  Мин гомер буе саулык өчен  зарарлы  хезмәт башкарган типография эше ветераны.  Яшь барган  саен сөякләр  авырая, буыннар картаеп ката  башлый икән. Күпфатирлы  йорттагы  элекке  күршеләрем Резеда һәм  Расим Вакказовларның мине үз  канаты  асларына алганнарына  да 18  ел  инде. Тормышта  нәрсә  кирәк, һәрвакыт  ярдәм итәргә тырыштылар. Мәртенгә күчеп  киткәч тә онытмыйлар,  авылга алып төшеп  мунча  кертәләр, якты чырай күрсәтәләр. Авырып  киткәч хастаханәгә дә урнаштырдылар. Ул  вакытта  район ветераннар  советы рәисе Фәнил  Ильясов та  ярдәмгә  килде һәм миңа социаль  хезмәткәр  билгеләү турында  кайгыртты. Хәзер социаль яклау бүлегеннән Чәчәк Вәлиәхмәтова   чәршәмбе,  җомга   көннәрендә  фатирыма килеп бик булыша.  Килдебәкнеке икәнен белгәч, шатлыктан  кычкырып  җибәргәнемне   сизми  дә  калдым. Яхшы  күңелле  кешеләр  яшәгән  авыл  ул. Хәзер  социаль хезмәткәрсез булмый. Беркөнне  ипи  алырга кибеткә чыккач, юлда егылдым. Бөтен-сөяк-санакларым  авыртты.  Шунда  яшь  кенә кеше  яныма килеп, мине торгызды, кулдагы әйберләремне өйгә кертеп урнаштырып  бирде. Исемен дә  сорамыйча  калдым.  Бәлки  газетаны  укыгач,  үзен таныр. Яхшылыгы  үзенә  меңе белән әйләнеп  кайтсын  иде. Мәрхәмәтле   кешеләрнең  яныбызда икәнен тоюдан җанга рәхәт булып  китә. Илһам  килә.  Мәсәлән, Резеда  Вакказовага карата   күңелдә  мондый шигырь  куп­летлары туган  иде:

Сикәлтәле  юллар  узган  чакта,

Алдыңмы  әллә мондый  сабырлык? 

Мәрхәмәтлек иңгән иңнәреңә

Гомер  буе  озата барырлык.

Фәһимә Мостафина,

полиграфия  эше  ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев