Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Пенсионер хәлләре

Яңа елга аяк бастык. Димәк, пенсияләр дә артачак дигән сүз. "Ирек мәйданы"нда да шулай язганнар.

Ягъни 1 февральдән - 6-7, апрельдән 3 процентка артачак дигәннәр. Әмма моның тормышыбызга уңай йогынтысы шуның кадәр генә. Чөнки бәяләр арта. Телевидение тапшыруларында бер пенсионер: "Пенсияне арттырмасыннар иде. Бәлки бәяләр күтәрелмәс иде",- дип сөйләде. Күтәрмәсләр ди сиңа бар. Менә декабрь аенда газга 2600 сум түләдек. Июль аенда "зәңгәр ягулык" бәяләре тагын артачак. Суны 6 кубометр кулланганбыз. Бу - 600 чиләк дигән сүз. Ике пенсионерга бик күп бу. Көнгә 20 чиләк туры килә. Көн саен мунча керсәң дә, аның кадәр су бетми бит. Хисаплагыч ничек шуның кадәр кубометр әйләндерәдер - бер Ходай белә. Ярый әле, су бәяләре кыйммәт түгел. Шулай да газ, ут, су, чүп өчен түләүләрне бергә кушсак, шактый сумма килеп чыга. Пенсионер ялгызы яшәсә, пенсиясе дүрт меңнән артмаса, ничек тормыш итәргә кирәк. Күп кенә өлкәннәрнең хәле менә шундыйрак. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен.

Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер