Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Расчет, Самат, синең белән

“Сельхозтехника” берләшмәсендә эшләгән вакытым. Йомыш белән терлек фермаларын механикалаштыру цехына (МЖФ) кердем. Бер төркем эшчеләр ял итеп утыралар иде. МЖФ цехын Туктар, Мәртен авылларыннан килгән егетләр тартты.

Җитәкчеләре генә ни өчендер гел Килдебәк авылыннан  була  иде. Шул  егетләргә кушылып, мин дә үзем ишеткән кызык хәлләрне   сөйлисе иттем. Имеш, бервакыт Туктар авылының  бер малае, әтисенә үч итеп, аның  мотоциклының бензин багына ком тутырган да, расчет, Самат, синең белән дигән. Шуны  кызык итеп сөйләдем. Арадан Илдар исемле егет сикереп торып: “Мин бит инде  ул, Мәгъдәнур абый”,– димәсенме. Шуннан  соң моңа  чат ябыштым: әйдә, яңабаштан сөйлә дә,  сөйлә.

“Әти кызу гына урамнан кайтты,  мотоциклын кабызып,  ашыгып  кына  чыгып китеп бара,– дип  сөйләп китте  Илдар.– Мине дә утырт әле, дип аңа  тагылдым.   Әтинең миндә кайгысы юк  иде. Бераз матайга тотынган  килеш бардым да,  егылып борынымны канаттым. Елап кайтып  килә идем, Миңсур абый туктатты. Син, энем, елама. Әтиең кайткач,  ул югында матаеның бензин багын  ач та,  ком тутыр. Аннары,  расчет, Самат, синең белән диярсең. Моның өчен сиңа  берни  булмас, дип  өйрәтте. Нәкъ Миңсур абый кушканча эшләдем”.

Илдар моның өчен үзенә ни булганлыгын әйтмәде.  Хәзерге  көндә ул ышанычлы-ныклы гаилә корып, туганнарына,   күршеләренә игелекле хезмәтен  жәлләми торган олпат татар ир-егете. Ә Миңсур абый озак еллар Туктар  кирпеч заводын җитәкләде.  Завод үз продукциясен  җитештерүне ничә миллион данәгә җиткергәндер дә, кемнәрне генә ашлы-эшле итмәгәндер. Шаянлыгы хәттин ашкан  иде  аның. Урыны оҗмахта булсын.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Фото: smolnarod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев