Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Спорт тәртипкә өйрәтә

Безгә язалар

  Тормышта иң кадерле нәрсә – сәламәтлек, аеруча балала­ры­быз­ның сәламәтлеге.  Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи яктан да сәламәт булуына спорт та зур ярдәм итә. Газизләребез турында әти-әниләре генә түгел, оныклары өчен әби-бабай да нык кайгырта. Мәсәлән, оланнарны мәктәптән каршы алу, төрле түгәрәкләргә, күнегүләргә йөртү дә күп вакыт өлкәннәр җилкәсенә төшә.  Аларның уңышлары өчен дә иң беренче без – әбиләр, дәү әниләр сөенә кебек. Оныгым Нияз Идрисов 7 яшьтән үк бадминтон белән шөгыльләнә.  Ул район үзәгендә, мин авылда яшәсәм дә, аның бу шөгыле белән гел кызыксынып торам. Хәзер аңа 11 яшь. “Саба Арена”да атнага 6 тапкыр күнегүләргә йөри. Тренеры Гөлнара ханым Зарипова бу уен төренә улыбызны кечкенәдән кызыксындырды һәм гел алга бырырга, җиңүгә рухландыра белде.  Гөлнара Хәмит кызы үзе  тренерлык эше белән 2011 елдан бирле шө­гыльләнә. Көчле рухлы бу ханым яшьли тол калып, ике баласын ялгызы тәрбияләп үстерде. Ул ТР физик культура һәм спорт отличнигы, күптөрле Мактау билгеләре иясе. Хәзер аның кул астында 60лап бала шөгыльләнә. Ниязыбыз да шул бәхетлеләр исемлегендә. Спортзалда бар мөмкинлекләр дә тудырылган, балалар түләүсез шө­гыльләнәләр. Тырышкач, матур уен нәтиҗәләре дә күрсәтәләр. Айга 3-4 тапкыр республикакүләм ярышларда катна­ша­лар. Берничә тап­­­кыр ТР һәм РФ бе­­­ренчелегендә приз­­лы урыннар ал­ды­­лар. Районыбыз җи­­тәкчелеге дә яшь спортчыларыбызга мон­дый ярышлар­да катнашырга мөм­кин­лек тудыра, финанс яктан ярдәм күрсәтә. Мәктәптә уку­лары калмыймы дип сорарлар кай­берәүләр. Юк, әл­бәттә! Спорт ул баланы тәртипкә, дисциплинага да өй­рәтә бит әле. Укудан бер дә калышмыйлар. Класс җитәкчесе  Ли­лия Фидаилевна һәр­­вакыт аңлый, бу­­лыша,  ярышта йө­­реп калдырган­  дә­ресләрне “ку­ып­ то­тар­га” ярдәм итә. Ме­нә бу­ көннәрдә балалар та­­гын зур бәйгегә – “Крылатый зилант” дип исем­ләнгән Бөтенроссия ярышларына киттеләр.  Зур җиңүләр бе­лән кайтуларын көтәбез!

Венера Хуҗина,

Урта Нырты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев