Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"СССР заманын сагынмас җиреңнән сагынырсың, билләһи"

Җиңү көнендә хәрби техника парадын кызыксынып караган идем. Илебезнең куәтенә сокланып туя алмадым. Сөйләүләренә карасаң, андый куәтле техника башка бер илдә дә юк икән.

Хәер, быел гына түгел, без гомер буе илебезнең Кораллы Көчләре теләсә нинди агрессорның һөҗүмен кире кагарга сәләтле булуына ышанып яшәдек, тыныч йокладык. Шулай булырга тиеш тә, оборона өчен күпме акчалар тотыла бит.

Хәзер хәлләр үзгәргән икән. Әле беркөнне генә "Ирек мәйданы" газетасында бер язмага күзем төшкәч, егылып китә яздым. Әле ярый утырып укыганмын. Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин әйтүенчә, андый-мондый сугыш башлана калса (тфү-тфү), АКШ берничә сәгать эчендә Россиянең 80-90 процент атом-төш коралын һәм хәрби объектын җимерә ала икән. Юк-бар кеше сөйләсә - ышанмас та идең. Моны бит Рогозин әйтә, җәмәгать. Илебезнең оборона сәләте, чыннан да, шушы хәлгә төште микәнни! Кая икән армия һәм флотны ныгытуга тотыласы акчалар! СССР заманын сагынмас җиреңнән сагынырсың, билләһи. Җырдагыча әйтсәк, йокылар качты инде болай булгач.

Хәлил Мортазин,

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев