Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЗИРАТ ЧИСТАРЫП КАЛДЫ

Яшәгән йортыбызда, урамда, якын-тирәбездә чисталык һәм тәртип булса, барыбыз да матурлыкка карап хозурланабыз. Матурлыкны булдырыр өчен, әлбәттә, билгеле бер хезмәт куярга кирәк.

Алдагы якшәмбе көнендә пыскаклап яңгыр явып торуга да карамастан, Сатыш авылы халкы изге ниятләр белән мәңгелек йорты - зиратны чистартырга җыйналды. Эшне мәхәлләбез имамы Габделәхәт абый Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев оештырган. Яз көнендә чис­тартып өеп куелган агачларны, тупланган чүп-чарны һәм коры-сарыны яндыру өчен дә көне кулай булды. Өмәгә килүчеләр Сатышның бар халкы белән чагыштырганда күп булмаса да, кушканны көтеп тормадылар, көн үзәгенә кадәр тырышып эшләделәр. Куркынычсызлык максатыннан янгын сүндерү машинасы да кизүгә куелган иде. Өмәдә катнашучылар, кылган гамәлләреннән канәгатьлек хисе алып, 21 октябрьдә кабат җыелып, эшне дәвам итәргә сүз куешып таралыштылар. Сатышлыларның һәм район җирлегендә яшәүче авылдашларыбызның, сүзләрендә торып, ир­тәнге сәгать 9да эш кораллары белән зиратка килүләрен көтеп калабыз.

Х.Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев