Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Зөлфиябез якты йөзе, тәмле сүзе белән үз итте

Безгә язалар

 

 

 Безнең авылда Зөлфияләр күп.  Шуларның берсе – хат ташучы, ә иң мөһиме,  безгә акча таратучы   – Зөлфия Әсгатова. Ул  һәрбер өйгә  якты йөзе, тәмле сүзе белән килеп керә. Без, өлкәннәр, тиз генә ишетмибез дә, кыймылдый да алмыйбыз. “Фирая апа, син өйдәме?” дип, ягымлы итеп эндәшә. Пенсияләрне, гәҗитләрне  һәрчак  вакытында китереп бирә. “Син дә санап ал, мин санаган белән генә чикләнмә”, – ди. Әле алай гына түгел, кирәк-яракларны да алып килә. Өлкән кешегә тагын ни кирәк? Исән-сау эшләсен дә, хезмәтенең игелеген генә күреп, тигезлектә гомер кичерсен! Ил-көннәргә тынычлык урнашып, бар халык тынычлыкта, сау-сәламәт булып, рәхәт яшәсә иде.

Фирая Гыйльметдинова.

Оет авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев