1 июнь 2018 яңалыклары
-
ЮХИДИ хезмәткәре сыерларга штраф салган
Ульяновск өлкәсендә ЮХИДИ хезмәткәре сыерлар һәм кәҗәләр тиешсез урында юлны чыкканнары өчен, аларның хуҗаларына штраф салган.
-
“Игенче” жәмгыятендә техникаларының төзеклелеге һәм азык саклау урыннарының әзерлелеге буенча тикшерү–конкурс
31 май көнне ЖЧ “Игенче” жәмгыятендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы, Саба авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге һәм азык саклау урыннарының әзерлелеге буенча тикшерү–конкурс узды.
-
Татарстанда “Океан” проекты сериясендәге сак корабын суга төшерделәр
Беренче ранглы хәрби кораб 22100 проекты сериясендә Санкт-Петербургның “Алмаз” Үзәк диңгез конструкторлык бюросы эшләгән икенче кораб булды.
-
Җәвиткә «Җәвитушка — Кәмитушка»
«Җәвитушка — Кәмитушка» исемле конфетлар турында Җәвит Шакиров инстаграмда язган.
-
Марат Лотфуллин: Киләчәктә Россия төбәкләреннән татар язучылары чыкмаячак
Россия регионнарында 7 процент татар баласы гына татар теле укый, анда укыту юк дәрәҗәсендә, алар коймак пешереп, баян уйнап утыралар, ди Лотфуллин.
-
Татарстан халкы җәйнең беренче көнендә яуган карның фото һәм видеолары белән уртаклашты
1 июньдә термометр күрсәткечләре +7 градустан югары булмаячак.
-
“Ак Барс” хоккейчысы исерткеч эчемлек кулланган килеш такси белән идарә иткән
Бәйрәмнән соң таксида утырып барган Косов машина йөртүчедән рульне сорап алган.
-
Җиде шатлык иңгән йорт
Күп балалы йортка килеп керсәң, үзеңне бөтенләй икенче халәттә хис итәсең. Төрле яктан кызыксынучан күзләр төбәлә, ятсынулар юкка чыга, сине урап алган нәниләрне иркәлисе, кочып яратасы килә башлый.
-
Давыл-гарасат купса...
30 майдагы гарасат Саба районына да шактый зыян салды: биналарның түбәләрен куптарды, койма-агачларны аударды, теплицаларны алып атты.
-
Яшелчәле ачык пирог
Рецепт.
-
Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасына 200 килограммлы хатын-кызны илтеп җиткерер өчен коткаручылар ярдәме кирәк булган
Пенсионерны машинага күтәреп кертергә медицина хезмәткәрләренең көче җитмәгән, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.
-
Татарстан язучылары Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать әзерли
Татарстан Язучылар берлеге соңгы идарә утырышын туган телне саклап калу проблемаларына багышлады.
-
Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде.
-
Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге матур июнь бәйрәме безнең үсеп килүче буын алдындагы җитди җаваплылыгыбызны тагын бер кат искәртә. Һәр бала бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ә без – олылар сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Сезнең киләчәкне бәхетле итү – безнең бурыч ул.
-
“Алло, Путин?” Халык Илбашының ярдәменә өметләнә
Киләсе атнада Илбашы Владимир Путин уналтынчы тапкыр халык белән аралашачак. 7 июньдә узачак “Туры эфир”га сорауларны кабул итә башладылар инде. Былтыр Владимир Путин 70тән артык сорауга җавап бирергә өлгерде.