1 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Шәмәрдән лицее ишекләрен 1 сентябрьдә 786 укучы ачты
Шуларның 93е – I сыйныфка керүчеләр.
-
"Сабагро" командасы икенче лига командалары арасында Футбол буенча ТР Беренчелегендә җиңүче булды
29 нчы август Байлар Сабасыннан "Сабагро" командасы икенче лига командалары арасында 2021 нче елгы Футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүче булды. Финалда "Сабагро" командасы "Азнакай" командасын 8-2 исәбе белән җиңде. Киләсе сезонда сабалылар республиканың беренче лигасында чыгыш ясарга ниятли.
-
Иштуган авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" проекты үтте
Иштуган авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" проекты кысаларында "Урманнар белән безнең җир дан тота" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны әлеге проект белән таныштырып, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы башлап җибәрде. Варламова Люба Иштуган авылы тарихын сөйләде. Аның сөйләгәннәре аша авыл тарихы турында тагын да тирәнрәк белдек дип әйтсәк һич арттыру булмас иде.
-
2 сентябрьгә һава торышы
2 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы, боз явуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +13..+18˚, көндез +20..+25˚, көнчыгыш районнарда урыны белән +28˚ градус.
-
Татарстанлылар үз йортларында капремонт датасын телеграм-бот ярдәмендә белә алалар
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» телеграм-ботын эшләтеп җибәрделәр.
-
Шекше төп мәктәбендә белем бәйрәме
Фоторепортаж.
-
Саба гимназиясендә белем бәйрәме
Бүген Саба гимназиясендә Белем бәйрәмендә тәүге кыңгырау 1113 укучы өчен яңгырады. Беренчеләрнең А,Б,В,Г,Д,Е сыйныфларында 148 укучы белем алачак.
-
10 меңнән артык татарстанлы Дума сайлауларында үзләре өчен уңайлы участокта тавыш бирәчәк
Республиканың 10 меңнән артык кешесе «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашу өчен документлар тапшырган, ягъни прописка урыны буенча түгел.
-
Түбән Шытсу төп мәктәбендә белем бәйрәме
Фоторепортаж.
-
Республика клиник хастаханәсе табибы туры эфирда өлкәннәр коронавирусны ничек кичерүе турында аңлатачак
1 сентябрьдә коронавирус таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында "Югары риск төркеме. Covid-19 һәм өлкәннәр" туры эфиры уза.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады
«Укытучыларыбызны, остазларыбызны элеккечә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз, алар безгә мәгърифәт дөньясына юл ачты, олы тормыш дәрьясында югалып калмаска өйрәтте, иң күркәм шәхси сыйфатларыбыз алар йогынтысында тәрбияләнде», - ди ул.
-
1 сентябрь – Белем көне
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Каникулдан соң беренче кыңгырау балаларны кабат мәктәпләргә чакыра. Төзүчеләр 1 сентябрь бәйрәмгә әйләнсен өчен быел да күп эш башкардылар. Укытучылар да кызыклы дәресләр үткәрү өчен яңа энергия алды, үз алларына максатлар билгеләде. Яшь буынга белем белән бергә тәрбия дә заман югарылыгында бирелсен, яңа уку елы балаларга бары тик бәхетле минутлар генә алып килсен.