Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сабагро" командасы икенче лига командалары арасында Футбол буенча ТР Беренчелегендә җиңүче булды

29 нчы август Байлар Сабасыннан "Сабагро" командасы икенче лига командалары арасында 2021 нче елгы Футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүче булды. Финалда "Сабагро" командасы "Азнакай" командасын 8-2 исәбе белән җиңде. Киләсе сезонда сабалылар республиканың беренче лигасында чыгыш ясарга ниятли.

30 нчы август Кукмарада ир-атлар командалары арасында «Мөхәммәтшин кубогы»на районара футбол турнирының финал уеннары узды. Бу көнне өченче урын өчен Саба районы «Яшьлек» һәм "Большак" (Кукмара районы) командалары көч сынашты. Финалда «Степан Разин» (Кукмара районы) һәм «Сабагро» (Саба районы) командалары очрашты. Саба муниципаль районы командалары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын "Степан Разин";

2 урын "Сабагро";

3 урын "Большак";

4 урын "Яшьлек".

Без спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә җиңүләр телибез.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев