Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" проекты үтте

Иштуган авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" проекты кысаларында "Урманнар белән безнең җир дан тота" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны әлеге проект белән таныштырып, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы башлап җибәрде. Варламова Люба Иштуган авылы тарихын сөйләде. Аның сөйләгәннәре аша авыл тарихы турында тагын да тирәнрәк белдек дип әйтсәк һич арттыру булмас иде.

Икенче өлештә фольклор коллектив "Мунчала чыгару" йоласын, "Тюрагай" фольклор коллективы "Кыз бирү" йолаларын уйнап күрсәттеләр. Өлкәннәребез Гайнетдинова Разия апа һәм Мортазин Хәлил абый авылдашларны һәм килгән кунакларны үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштырдылар. Хасанова Лиза апа күрсәткән чабата үрү мастер - классны халык зур кызыксыну белән күзәтте. Шулай ук ул урманда үсә торган дару үләннәре турында да үзе белгән кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты. Җыелган халык чара өчен эшләнеп куелган күргәзмәләрне дә кызыксынып карады.

Фото: instagram.com/sabishtbibl11

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев