Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицее ишекләрен 1 сентябрьдә 786 укучы ачты

Шуларның 93е – I сыйныфка керүчеләр.

Тантанада катнашучыларны Белем көне белән район хакимияте, мәктәп, авыл җирлеге җитәкчеләре котлады. “Белемнән дә олы әйбер юк. Аны сатып алып булмый. Мәктәп елларында белем багажын ничек булдырасың, шуның белән тормыш юлыңны билгелисең. Сез моның өчен беренче чиратта укытучыларга бурычлы. Без оешма-предприятие җитәкчеләренә дә рәхмәтле. Алар үзләрендә мөмкинлекләр тудырып, җәйге чорда укучыларны күпмедер һөнәргә өйрәттеләр, хезмәт тәрбиясе бирделәр. Киләчәгебез яхшы белемле яшьләргә нык бәйле. Лицей бу юнәлештә нәтиҗәле эшли. Шәмәрдәннән чыккан кызларыбыз-егетләребез ил күләмендә алдынгылардан санала. Алга таба да шулай дәвам итсен, уңышларыгыз күп булсын”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Яңа уку елында лицейда җитәкче дә алышынды. Бик тә җаваплы вазифага аңарчы Явлаштау урта мәктәбендә директор булып эшләгән Илфат Мөхәммәтов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев