Яңалыклар

Республика клиник хастаханәсе табибы туры эфирда өлкәннәр коронавирусны ничек кичерүе турында аңлатачак

1 сентябрьдә коронавирус таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында "Югары риск төркеме. Covid-19 һәм өлкәннәр" туры эфиры уза.

Республика клиник хастаханәсенең  вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең табиб-инфекционисты Гөлнара Леонова өлкән яшьтәге гражданнарда коронавирусның үзенчәлекләре, өлкән яшьтәге пациентларның психик халәте һәм авырудан соң яңадан сәламәтләнү турында сөйләячәк.

Эфир 13.00 сәгатьтә башлана.

Әңгәмәнең модераторы-ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм  Covid-19 таралуына каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.

Чыганак: tatar-inform.ru


Нет комментариев