2 август 2021 яңалыклары
-
Сабада картинг буенча республика ярышлары узды
31нче июль – 1нче август көннәрендә “Аргамак" картодромында картинг буенча республика ярышлары узды. Саба районы спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.
-
Ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләүләрне ничек алырга
Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул 20588 сум тәшкил итә.
-
Авылны саный башлыйлар
2021 елда Россия тарихында беренче тапкыр бер елда өч сан алу үтә: халык санын, кече бизнесны икътисади исәпкә һәм авыл хуҗалыгы микроисәбен алулар. Аларның барысында да заманча технологияләр кулланыла. Икътисади сан алу 1 апрельгә кадәр уздырылды. Авыл хуҗалыгы сан алуы 1 августтан,ягъни якшәмбедән башланачак. Шул уңайдан кичә хакимият бинасында сан алучыларны укыту оештырылды. Соңыннан алар махсус экипировка (плащ, жилет, бейсболка, фонарь, сыбызгы) һәм таныклык, шулай ук планшет белән тәэмин ителделәр.
-
Иртәгә Татарстанда +37 градус эссе булачак
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.
-
Татарстанда 10 мең сум күләмендәге пособиене 500 меңгә якын мәктәп укучысы алган
Республикада әлеге пособиегә барлыгы 563 мең кеше дәгъва кыла.
-
Эзмә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре башланды
Эшне ООО «Сабинская ПМК «Мелиорация» оешмасы башкара.
-
“Зәңгәр беретлар” бәйрәм итте
Бүген һава десанты гаскәрләре көнендә хәрби комиссариатка "Зәңгәр берет"лылар җыелды.
-
Илшат Әминов: «Мин реакция көттем, чөнки вакцинага каршы булганнар үзләрен бик агрессив тота»
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов «7 дней» автор программасыннан соң үз адресына гаепләүләргә җавап бирде.
-
"Һәр адымыбыз – кызыбыз өчен"
Саба кызы Аделина Абдуллинага 2018 елда "Острый лимфобластный лейкоз"дигән куркыныч диагноз куелып, алар әнисе Алинә Даут кызы белән Германиянең Мюнхен шәһәрендә дәвалану узулары инде газетабызда берничә тапкыр язылды.
-
Бүген Татарстанда һава температурасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк
Сизелерлек явым-төшем көтелми.
-
Һава-десант гаскәрләре көне белән
Хәрби бурычларын Һава десанты гаскәрләрендә үтәгән райондашларыбызны 2 августта билгеләп үтелүче чын ир-егетләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.