Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Зәңгәр беретлар” бәйрәм итте

Бүген һава десанты гаскәрләре көнендә хәрби комиссариатка "Зәңгәр берет"лылар җыелды.

undefined

Алар бик күп түгел икән. Чөнки десантка егетләрнең иң асылларын гына алалар. Хәрби самолетта утырып, парашюттан сикерү күпләре өчен хыял гына булып кала. Ә менә Тимершыктан Айтуган Фатыйхов тәки үз дигәненә ирешкән. Башта Куркачига барып, өч тапкыр парашюттан сикерә (шунсыз алмыйлар), аннары да хәйран киртәләр уза. 2018 елда Саба һәм Теләче районнарыннан десант гаскәрләренә эләгүчеләр арасында ул берүзе була. “Башта 6 ай Омскида “учебка”да булдым. Аннары Псковта данлыклы 76нчы дивизиядә хезмәт иттем. Разведкада идем. Ун тапкыр парашюттан сикердем. Күктән җиргә таба очканда ни буласын белмисең. Хет беренчесен, хет унынчысын сикер – барыбер куркыта. Батыр булырга шулай өйрәнәсең. Десантчы булганыма үкенмим. Өйдәгеләрне елата-елата киткән идем. Хәзер хезмәтем алар өчен дә горурлыкка әверелде”,– ди 2020 елда армиядән кайткан Айтуган. Тимершыктан Рәлиф Шәрифуллин чарага оныгы – 6 яшьлек Кәримне дә алып килгән иде. “Абыйсы белән бабалары кебек десантчы булырга хыялланалар”,– ди һава гаскәрләре ветераны.

“Зәңгәр берет”лыларны бәйрәмнәре белән хәбәр комиссар вазифаларын башкаручы Айрат Садыйков котлады. Традицион чара Мәңгелек ут янына Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә, Әфганчылар мемориалына, тыл каһарманнары стелласына чәчәкләр кую белән дәвам итте. Аннары “Зәңгәр беретлар” Теләчедә десантчыларга һәйкәл ачуда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев