Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Һәр адымыбыз – кызыбыз өчен"

Саба кызы Аделина Абдуллинага 2018 елда "Острый лимфобластный лейкоз"дигән куркыныч диагноз куелып, алар әнисе Алинә Даут кызы белән Германиянең Мюнхен шәһәрендә дәвалану узулары инде газетабызда берничә тапкыр язылды.

undefined

Бу көннәрдә тагын үзләре белән очрашу мөмкинлеге туды. Алар Сабага кайтып, бик тыгыз вакыт арасында безнең белән күрешергә җай таптылар. Алинә яңалыклары, кичерешләре белән уртаклашты. Иң мөһиме – күп сынаулар аша узган Аделина бүген шаяра-көлә, йөгерә-­уйный, аны күреп күңел сөенә. Алар ике ел буе Германия клиникасында катлаулы дәвалану курслары узып, аннан 1ел дәвамында дарулар ярдәмендә тернәкләнү үттеләр. Клиника таләбе буенча интенсив терапия тәмамланганнан соң авыру биш ел дәвамында табиблар күзәтүендә торырга тиеш. Инде 1 елы узып бара, әле тагын дүрт ел Аделина Германия табибларының ныклы тикшерүендә булачак. Алдагы очрашуда Алинә Сабадан китүгә беренче чиратта Аделинаның тешләре дәваланачагын, аның наркоз белән узачагын әйткән иде."Безгә өч тешкә 3000 еврога счет бирделәр. Әлбәттә, бу бик зур сумма. Мин үзебезнең клиникадагы секретариатка мөрәҗәгать иттем. Биредә сметаның зурлыгын күреп, фондлар табарга булыштылар. Дәвалануны акча тапканчыга кадәр көтәргә туры килде. Март аенда бер фонд ризалыгын биреп, 25июньдә 1,5 сәгатькә сузылган операциядә кызымның тешләрен алдылар", – ди Алинә.

Ә 13 июльдә узган чираттагы тикшеренүдә табиб аларга барлык анализларының да яхшы булуын әйтеп сөендерә, ике атнага якыннары янына кайтып килергә рөхсәт бирә. Нәни кызының әтисен, энесен, әби­бабаларын ничек сагынганын күреп торган әни кеше тиз арада аңа сюрприз ясап, самолетка билет ала. 15 июльдә Сабада өзелеп көтелгән очрашуның никадәр татлы булуын әйтеп торасы да юк. "Самолеттан ирем, улым каршы алдылар. Аларны сагыну хисләрен берничек аңлатып булмый. Улым Руслан ике атна буе яныбыздан да китмәде. Апасы белән ничек сагынышканнарын күреп күздән яшьләр килә. Берберсен әйтеп бетергесез җылы мөнәсәбәт бәйли. Улым һәр минутын Аделина, минем белән үткәрде, ул инде апасының сәламәтлеге хакына еракка китүебезне аңлый. Аерылышу никадәр авыр булса да, акылы белән аңлап, түзә, икенче күрешүебезне көтә башлый. Ике атна сизелми дә үтте. Якыннарым, дусларым белән күрешүләр, сыйныфташлар белән очрашуның якты мизгелләрен үзем белән алып китәм. Дөрес, Сабага кайткач, юлда Аделина бераз суык тидереп, югары температура белән авырып та алды. Шуңа да ул яктан Мюнхенда табиблар күзәтү астында булгач, уңайлы. Аз гына авыру билгеләре сизсәң дә, кызымны дәвалаучы табибка шалтыратып, шунда ук клиникага барып була", – ди Алинә.

Аделина узган елдан алып Мюхендагы балалар бакчасына йөри. Биредә аралашучан кызчык инде күп дуслар табарга да, үзен яраттырырга да өлгергән. Немец телендә иркен аралаша, һәркем белән уртак телне тиз таба. Алинә әйтүенчә, бакча мөдире, тәрбиячеләр дә аларга аеруча җылы мөнәсәбәттә, ярдәм итәргә генә торалар. "Без хәзер авыру белән сәламәтлек арасының 70 процентын үттек дип санарга була. Инде организмны тулысынча тернәкләндереп, ныгытып бетерергә 30 процент кына калып барганда, Аделинаны дәвалаган табибларның кул астында булу кирәк. Һәрбер адымыбыз, һәр гамәлебез кызыбызның сәламәтлеге, аның алдагы киләчәге өчен кылына", – ди әни кеше.

Аның нәфис кенә гәүдәсенә карыйсың да, тау күчерер көч­куәтенә, сабырлыгына, батырлыгына, көчле рухына сокланасың. Алинә инде үзе дә алман телен тулаем үзләштереп, иркен аралаша. Инде алга таба табиб булып эшли алыр өчен махсус медицина терминнарын өйрәнә, август аеннан телне һөнәри яктан өйрәнү курсларында укый башлый. Имтиханнан соң аңа үз һөнәре буенча эшләргә рөхсәт биреләчәк. "Ирем Азатның да диплом­документларын Германиянең Бонн шәһәренә раслау­тикшерүгә юлладык. Ул да бирегә килеп эшкә урнаша алса, гаиләбез өчен яхшы булыр иде. Биредә финанс ягыннан иремә гаиләне тәэмин итү өчен күпкә уңайлырак булачак. Безне Мюнхенда бер ай яшәтү өчен ул берничә урында эшли. Ә Германиядә көненә ким дигәндә 100 евро түлиләр", – ди Алинә. Кунакханәдә яшәү генә түгел, табибларга һәрбер кабул ителүгә, кирәкле дару­витаминнарны алу өчен дә күпме чыгымнар тотылганы әйтмәсә дә яхшы аңлашыла. Алар ай саен гематолог, онколог каравы үтәләр, табиб күрсәтмәләре буенча һәрбер орган җентекләп тикшерелә. Чөнки химия курсы организмда эзсез генә узмый. Остеопат, физиотерапия дәвалары алалар. Нәни кызчыклары өчен барын да эшләргә әзер алар. Иң мөһиме, Аделина тулаем савыгып, гаиләдә бәхетле балачак авазлары яңгырап торсын! Аделина һәм Алинә Абдуллиналар 29 июльдә кабат Мюнхенга китеп, дәвалануны дәвам итәләр. Сәламәтлек өчен кылынган һәр адымнары нәтиҗәле, куанычлы булып, тулаем савыгып кайтырга язсын! Күңелдәге иң зур теләк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев