Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылны саный башлыйлар

2021 елда Россия тарихында беренче тапкыр бер елда өч сан алу үтә: халык санын, кече бизнесны икътисади исәпкә һәм авыл хуҗалыгы микроисәбен алулар. Аларның барысында да заманча технологияләр кулланыла. Икътисади сан алу 1 апрельгә кадәр уздырылды. Авыл хуҗалыгы сан алуы 1 августтан,ягъни якшәмбедән башланачак. Шул уңайдан кичә хакимият бинасында сан алучыларны укыту оештырылды. Соңыннан алар махсус экипировка (плащ, жилет, бейсболка, фонарь, сыбызгы) һәм таныклык, шулай ук планшет белән тәэмин ителделәр.

undefinedЧулпан Рәхимуллина (уңда) микроисәп буенча вәкаләтле Алисә Сабирова белән

“Бу эштә әле беренче тапкыр гына катнашам. Шулай да сынатмам дип уйлыйм. Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау һәм Югары Шытсу авылларында йөреп сораштырулар алып барачакмын. Дәүләт статистикасының җирле бүлеге җитәкчесе Руслан Илдарович укуда безгә вазифаларыбызны башкарырга, халык белән ничек аралашырга кирәклеген аңлатты. Барысы да тәртип булачак”,”– диде микроисәп алучы Чулпан Рәхимуллина.

Авыл хуҗалыгында сан алу 2006 һәм 2016 елларда ун елга бер тапкыр уздырылды. 2016 елдан биш ел гына вакыт үткәнлектән, быелгысы микроисәп дип атала. Аның максаты: илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл килүче мәгълүмат җыю.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев