3 март 2021 яңалыклары
-
Компьютер грамотлылыгы
Компьютерсыз, хәзерге заманда, пенсионерга да авыр. Пенсионер өчен компьютер грамотлылыгы зиннәтлелек түгел ә тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү, заман белән бергә атлаучы итеп тою ысулы.
-
4 мартка һава торышы
4 мартта Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, буран булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -6..-11˚, аязганда -16˚, көндез +2..-3˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерлары делегациясе Сабада
Бүген, 3 мартта, Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерлары делегациясе Саба районына килде. Визитның максаты - спорт учреждениеләре эше өлкәсендә, шул исәптән районнарда массакүләм спортны үстерү кебек актуаль юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклашу. Визит кысаларында безнең кунаклар "САБА-АРЕНА спорт мәктәбе, «Саба» йөзү бассейны һәм «Сабантуй» спорт мәктәбендә булдылар.
-
Рөстәм Миңнеханов: Район башлыгы мәктәпкә төшке ашка керсә, анда тәртип булачак
«Сыйфатсыз ризык кайтарылуы, балалар ашамаганлыктан, яртысы кире ташлануы оят, начар», - диде Президент.
-
Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ
В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года. В мероприятии приняли участие заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия РТ Рафаэль Фаттахов, представители Главного Управления МЧС России по РТ, а также начальники районных сельхозуправлений.
-
Рөстәм Миңнеханов: Юлны киңәйтү генә бөкедән коткармый, эш урыннары булдырырга кирәк
Ул бистәләрдә, яңа торак комплексларда инфраструктура булдырмыйча, эшмәкәрләр тапмыйча торып, бу тема һәрвакыт проблема булачагын әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов: Ипотека ставкасын тагын да киметергә кирәк
Татарстан Президенты сүзләренчә, мохтаҗ гаиләләрне йортлы итү мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләргә кирәк.
-
Роспотребнадзор рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирү мөмкинлеген өйрәнә
Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында төнге сәгать уникедән иртәнге алтыга кадәр җәмәгать туклануы эше тыела.
-
Ак төсле «КАМАЗ» машиналары биегән видео челтәрдә таралды
Әлеге тамашаны «КАМАЗ» машинасы чыгуның 45 еллыгына багышланган тантанада күрсәткәннәр.
-
"Туган телем - халкым теле" чарасы
“Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Телнең нечкәлекләрен белү һәм саклау өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башлана. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек”.
-
Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде
«Сез куркыныч зонасында, гел кешеләр белән контактта. Бу тема мөһим. Вакцинация кирәк», — диде Президент.
-
Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Артем Варламов көрәш буенча 2 урын яулады
Мамадыш шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Артем Варламов 75 кг авырлык категориясендә 2 урын яулады. Тренеры – Набиуллин Илфат Нәҗип улы.
-
Лицеебызда татар теле атналыгы
Лицеебызда фән атналыклары уздыру традициясе дәвам итә. 15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булу уңаеннан татар теле һәм әдәбияты атналыгы киң колач белән уздырылды. Бу атнада лицеебыз,төрле милләт балалары укуны исәпкә алсак, чын-чынлап татар мохите белән яшәде.
-
“Солдат альбомы” конкурсында җиңделәр
Ватан алдындагы бурычын үтәгән, кыюлык күрсәткән ир-егетләребез хакында истәлекләрне яңарту максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә оештырган “Солдат альбомы” конкурсына Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре 125 эш тәкъдим иттеләр.
-
Февраль - хәрби-патриотик тәрбия ае
Традиция буенча, февраль ае Югары Симет урта мәктәбендә, укучыларда дуслык, гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан хәрби-патриотик тәрбия ае буларак билгеләп үтелә.