Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирү мөмкинлеген өйрәнә

Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында төнге сәгать уникедән иртәнге алтыга кадәр җәмәгать туклануы эше тыела.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР идарәсе төнлә кафе һәм рестораннар эшен яңарту мөмкинлеген өйрәнә. Хәзер республикада төнге уникедән иртәнге алтыга кадәр җәмәгать туклануы биналары эшен тыю гамәлдә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомствоның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Рестораторлар Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. Ул Роспотребнадзор идарәсенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала», — диде спикер.

Элегрәк Казан рестораторлары Рөстәм Миңнехановка төнге сәгатьләрдә эшне дәвам итүдә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар мөрәҗәгатьтә бизнесларына пандемиянең болай да зур зыян китерүен дәлилләгән иде. 

Фото: Илнар Төхбәтов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев