Саба таңнары

Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерлары делегациясе Сабада

Бүген, 3 мартта, Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерлары делегациясе Саба районына килде. Визитның максаты - спорт учреждениеләре эше өлкәсендә, шул исәптән районнарда массакүләм спортны үстерү кебек актуаль юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклашу. Визит кысаларында безнең кунаклар "САБА-АРЕНА спорт мәктәбе, «Саба» йөзү бассейны һәм «Сабантуй» спорт мәктәбендә булдылар.

Визит ахырында "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә Саба муниципаль районы һәм Актаныш муниципаль районы командалары арасында мини-футбол, өстәл теннисы һәм шахмат буенча иптәшләрчә уеннар узды.

Реклама

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: