3 август 2021 яңалыклары
-
Татарстанда көчле яңгыр һәм җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Чәршәмбе көнне республиканың көнчыгышында көчле эсселек көтелә, көндез +32дән +37 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
-
“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Ике Басу Арташ ягының маршруты
Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, иңеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга - күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Әби - бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә - чыганакларны карап торган чишмә буйларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.
-
МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИМ!
Коррупцион җинаятьләр турында телдән хәбәрләр һәм язма гаризалар, җинаять кылу урынына һәм вакытына бәйсез рәвештә, хокук саклау органнарында тәүлек буе кабул ителә. Сезне эчке эшләр органының кизү бүлегендә, прокуратура органнарының кабул итү бүлмәсендә, тикшерү комитетында тыңларга һәм телдән яки язма рәвештә хәбәрне кабул итәргә тиешләр. Шул ук вакытта Сезгә гариза кабул иткән хезмәткәрнең фамилиясе, вазыйфасы һәм эш телефоны белән кызыксынырга кирәк.
-
Бигәнәй авылы яшьләре призына хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир үтте
1 нче август көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба районыннан 5 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе – Бигәнәй командасы, 2 урын – Тимершык, 3 урын – Саба, 4 урын – Симет, 5 урын – ФБП.
-
Рөстәм Миңнеханов Instagram битендә Татарстан күренешләрен урнаштырды
Видеороликта Татарстан кырлары, калкулыклар, елгалар һәм шәһәрләр фотолары татар халык җыры - «Минзәлә көе» музыкасына бер-берсен алыштыра.
-
В Татарстане стартовала сельскохозяйственная микроперепись
Вчера в республике началась Всероссийская сельскохозяйственная микроперепись, а сегодня прошло заседание межведомственной комиссии по подготовке и проведению сельскохозяйственной микропереписи 2021 по республике Татарстан. В нем принял участие заместитель Премьер-министра РТ, министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров.
-
Җәйнең соңгы аенда бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?
«Россельхозцентр»ның Татарстан республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА җәйнең соңгы аенда үтәлергә тиешле бакчадагы иң мөһим һәм кичектергесез эшләр турында сөйли.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә
Максим Горький урамы буенча 10, 10А йортлары һәм Совет урамы буенча 4 йорт буйлап тротуар җәю эшләре бара.
-
Роскомнадзор шәхси мәгълүматлар эшкәртүгә бәйле кисәтү чыгарды
Аерым алганда, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.
-
Эзмә мәдәният йортында «Җырлы-моңлы балачак» балалар концерты узды
Эзмә мәдәният йортында «Җырлы-моңлы балачак» исеме астында балалар концерты булып үтте. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Концертта Эзмә авылы балалары һәм яшүсмерләре, каникулга килгән балалар бик теләп катнаштылар. Балалар һәр чыгышка зур кызыксыну белән әзерләнделәр. Концерт программасында татар һәм рус җырлары һәм биюләре, шулай ук күңелле шигырьләр яңгырады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы кабул итте. Бу концерт балаларның җәйге каникулларны тагын да ямьләндерде.
-
Төркиядә Россия туристлары утырган автобус әйләнгән, дүрт кеше вафат булган
Автобус аэропортка барган булган.
-
Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Авылым кичләре" дип исемләнгән кичке утыру үткәрделәр
Әлеге чараның максаты - бистәнең җыр, фольклор мәдәниятен саклап калу һәм баету, халыкның иҗади аралашу мохите булдыру. Барлык катнашучылар да гармун астында җырлар җырладылар, "Назалы", "Йөзек салыш", "Биш парлы", "Кем тизрәк", “Гөлбану" халык уеннарында катнаштылар. Моңарчы күрелмәгән яңа талантлар да ачылды. Җылы очрашуның дәвамы булып, дусларча чәй эчү торды. Чара биюләр белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
“Нургали" мәчете каршындагы балалар өчен җәйге лагерьдә “Йокы әдәбе”
Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм имам тарафыннан оештырылган “Нургали" мәчете каршындагы балалар өчен җәйге лагерь дәвам итә. 30 нчы июль көненең лагерь темасы “Йокы әдәбе” булды. Балалар Әхмәд хәзрәт вәгазеннән бик күп файдалы мәгълүмат белделәр. Чыннан да, һәр шөгыльнең үз кагыйдәсе бар. Аннары Әхмәд хәзрәт өй эшен тикшерде. Балалар сүрәне яттан сөйләделәр һәм жетоннарга ия булдылар. Шулай ук балалар кызыклы тәҗрибәләр ясадылар, лото, “Крокодил” һәм башка төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Көн хәтирәләргә һәм хисләргә бай булды.
-
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, эшләүче хезмәткәрләргә салам өләштеләр
Фоторепортаж.
-
"Нургали оныклары" командасы IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетында беренче урын яулады
31 нче июльдә Кукмара районының Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын рәсми рәвештә ябу тантанасы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Әхмәдуллин, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев катнашты.