Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нургали" мәчете каршындагы балалар өчен җәйге лагерьдә “Йокы әдәбе”

Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм имам тарафыннан оештырылган “Нургали" мәчете каршындагы балалар өчен җәйге лагерь дәвам итә. 30 нчы июль көненең лагерь темасы “Йокы әдәбе” булды. Балалар Әхмәд хәзрәт вәгазеннән бик күп файдалы мәгълүмат белделәр. Чыннан да, һәр шөгыльнең үз кагыйдәсе бар. Аннары Әхмәд хәзрәт өй эшен тикшерде. Балалар сүрәне яттан сөйләделәр һәм жетоннарга ия булдылар. Шулай ук балалар кызыклы тәҗрибәләр ясадылар, лото, “Крокодил” һәм башка төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Көн хәтирәләргә һәм хисләргә бай булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев