Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нургали оныклары" командасы IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетында беренче урын яулады

31 нче июльдә Кукмара районының Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын рәсми рәвештә ябу тантанасы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Әхмәдуллин, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев катнашты.

«Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының чираттагы слеты да ахырына якынлашты. Быел ул дүртенче тапкыр узды, аның эшендә 200ләп кеше катнашты. 3 көн дәвамында «Яшь урманчылар», «Визит карточкасы» конкурслары, «Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда» конференциясе, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм мастер-класслар оештырылды, – диде, слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Илгизәр Зарипов. – Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, укуыгызда уңышлар һәм яңа җиңүләр телим».

«Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда» конференциясенең «Урман һәм кеше» секциясенең эш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Саба районының «Нургали оныклар» мәктәп урманчылыгыннан Нәргизә Сафиуллина алган, 2 нче урында – Азалия Сираҗиева һәм Диана Чернова (Зәй районының 5 нче мәктәбеннән «Елочка» мәктәп урманчылыгы), 3 нче урында – Инзилә Гәрәева (Ютазы районының «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы).

«Табигать саклау эшчәнлеге» секциясенең эш нәтиҗәләре буенча җиңүне Ильяс Галимов (Арча районы Лесхоз урта мәктәбеннән «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы) яулаган, 2 нче урында – Илзирә Хәсәнова һәм Элиза Кәшапова (Азнакай районы, Актүбә поселогының «Яшел планета» мәктәп урманчылыгы), 3 нче урында – Антон Ким (Спас районының П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернатының «Чиста булачак» мәктәп урманчылыгы).

Тест уздыру нәтиҗәләре буенча 1 нче урында – Илья Захаров (Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең «Экос» мәктәп урманчылыгы), 2 нче урында – Фәния Диярова (Мамадыш районы, Олыяз лицееның «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгы), 3 нче урында – Нәргизә Сафиуллина (Саба районы, Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы).

«Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча 1 нче урынга Диләрә Кәримуллина һәм Илзат Латыйпов (Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары») лаек булган, 2 нче урында – Алмаз Дәүләтов һәм Ильяс Зиннуров (Мамадыш районы, Олыяз лицееның «Урман дуслары»), 3 нче урында – Әлфис Зыятдинов һәм Ильяс Галимов (Арча районы, Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары»).

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы, 2 нче урында – «Урман дуслары» һәм 3 нче урында – «Табигать варислары».

Җиңүчеләргә проекторлар һәм проекция экраннары, планшетлар, микроскоплар, сәгатьләр, урман-таксация приборлары бирелде.

Чыганак: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X