4 март 2021 яңалыклары
-
Роман Вильфанд: Татарстанга яз иртә килмәячәк
Кояш нурларының якынча 70 проценты кар катламын чагылдырачак, бары 30 проценты гына кар эрү өчен файдаланылачак.
-
Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә
Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә яшь белгечләр өчен йорт төзелү дәвам итә
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен йорт төзелү дәвам итә. Бүгенге көндә йортның эчке эшләре эшләнелә.
-
Оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган мастер-класс
Бүген район мәдәният йортында районыбызның оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрелде. Аны Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре оештырды. Тулырак газетабыз аша танышырсыз.
-
«Тынычлык һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз»
Балаларның иҗади сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен, танып-белү һәм сөйләм активлыгын үстерү, сүзлек запасын киңәйтү, халык иҗатына мәхәббәт, бер-береңә карата яхшы хисләр тәрбияләү, китапка карата һәм әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның халык әкиятләре турында күзаллауларын тирәнәйтү, әкият аша әхлакый тәрбияләү максатыннан, 3 март көнне Юлбат авыл китапханәсе 2 сыйныф укучылары белән «Тынычлык һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты.
-
Казан парковкалары өч көн рәттән бушлай эшләячәк
Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм күрсәтү өчен шәһәрдә гамәлдә булган ташламалы режим белән бәйле.
-
Байлар Сабасында яшәүче Фәймә Сибгатулла кызы Шәйдуллинага - 95 яшь
28 февральдә Байлар Сабасында яшәүче Фәймә Сибгатулла кызы Шәйдуллина 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты
3нче мартта МБУ "Спорт комплексы"нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Субсидияләр бирү өчен он һәм икмәк пешерү предприятиеләреннән гаризалар сайлап алу игълан ителде
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.
-
«Җыр - моң безне яшәтә» музыкаль - күңел ачу уены
Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубында «Җыр - моң безне яшәтә» дип исемләнгән музыкаль - күңел ачу уены узды. Җырларга һәм күңел ачырга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Чарада катнашучылар барлык яңгыраган көйләрне таныдылар һәм яраткан җырларын җырладылар. Кунакларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы һәм йөзләрендә елмаю иде. Кичә чәй табыны һәм биюләр белән тәмамланды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган ачык дәрес үткәрелде
Саба балалар сәнгать мәктәбендә 3 март көнне рәсем бүлеге укытучылары Галиева Э. Р. һәм Гомәрова Л. Г. 2-3 сыйныф укучылары белән 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә укучылар орнамент төшенчәсе, аның барлыкка килүе, рәсем мотивлары буенча орнамент характеристикасы белән таныштылар.
-
Рөстәм Миңнеханов: Уку йортларында тәрбия эше җитәрлек түгел
Президент фикеренчә, яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтүдә төп рольне сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар уйнарга тиеш.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә “Танышу кичәсе”
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Танышу кичәсе”дип исемләнгән күңелле чарасы һәм спартакиада үткәрде . Өлкәннәребез барысы да уеннарда, җыр-биюләрдә актив катнаштылар, яхшы кәеф һәм уңай энергия тупладылар.
-
Күршебездә артист яши
Авылыбызның талантлы кешеләргә бай икәнен белә идем инде. Шуларның берсе күршебездә генә яши икән бит, ләбаса. Танылган кеше булуында бәлки авылыбызның да өлеше зурдыр? Сүзем Чаллы драма театрының атказанган артисты, минем якташым – Илфат Әскәров турында. Шундый зур талант иясен якыннанрак белү өчен үзе белән әңгәмә корырга булдым.