4 июль 2018 яңалыклары
-
БДИда 400 БАЛЛ ҖЫЙГАН РУСЛАН СӘЛИМГӘРӘЕВ
БДИ тарихында беренче тапкыр укучы 4 имтихан буенча 400 балл алган. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов фикеренчә, моңа гаҗәпләнергә кирәкми, алга таба да шушындый нәтиҗәле балалар булачак.
-
Россия — Испания матчын илдәге халыкның 70 проценты караган
Кешеләрнең 46 проценты испаннар белән уенда Россия җыелмасы җиңүенә өметләнүен әйткән.
-
Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә татар чәе серләрен ачтылар
“Әгәр каты итеп ясалмаса, татарларда “Мәскәү күренә бит, ник ясадың мондый чәй” дип әйтү гадәткә кергән”, - ди Гадел Шәрипов.
-
ЭШМӘКӘРЛӘР САБАНТУЕНА ЧАКЫРУ
7 июль – шимбә көнне “Сабантуй” мәдәниспорт комплексында эшмәкәрләр өчен финанс Сабантуе үткәреләчәк.
-
Камал театры чираттагы сезонын япты һәм тамашачыларына хушлашу ВИДЕОсы чыгарды
Хөрмәтле тамашачылар! Г. Камал театр коллективы сезгә олы рәхмәтен җиткерә. Тормышыгызга Камал Театрын өстәвегез өчен бик зур рәхмәт!
-
Татарстандагы 16 авылны давыл утсыз калдырган
Көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган.
-
Татарстанның Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган
Янгын 500 квадрат метр мәйдандагы сарайны юк иткән.
-
СУ КОЕНУ ГОМЕРЛӘРНЕ ӨЗМӘСЕН
Татарстанда эссе көннәр урнашып, бер атна уздымы, инде сулыклар 15 кешене үзенә алган. Батып үлүчеләр арасында өч бала да бар. Ә ел башыннан елга-буаларда 22 кешенең гомере өзелгән. Кешеләр күбрәк махсус җиһазланмаган урыннарда су коенганда яки аек булмавы сәбәпле батып үлә.
-
“Юләр дип караучылар булды”
БДИлар чоры тәмамланып, нәтиҗәләр ясалып югары уку йортларына документлар тапшыру башланды. Татар теленә һөҗүм булуга карамастан, быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын бирүчеләр дә табылган. Татарстанда андыйлар 24 булып чыкты. Азатлык аларның берничәсе белән аралашты.
-
Дөнья чемпионаты көннәрендә сатуда лидер булган китаплар ачыкланды
Иң күп сатылган китаплар арасында Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” да бар.
-
"Яшелчәле борчак ашы"
Итсез генә, тиз һәм бик тәмле борчак ашы.
-
Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде
Татарстан Президенты Казахстан халкын башкаласы Астананың 20 еллыгы белән котлады.
-
НИК ВУЙЧИЧТАН ТОРМЫШ ДӘРЕСЕ: ЭЧКЕРСЕЗ ЯРАТУ
Миңа 7 яшьләр тирәсе булгандыр. Бик авыр, кимсетүләр белән тулы көннән соң өйгә кайткач, бик озак көзге каршында утырдым. Бик күп яшүсмерләрнең бетчә яки ямьсез прическа өчен кәефләре төшә. Минем исә шуңа өстәп күпкә җитдирәк проблемалар да бар иде: минем кулларым да, аякларым да юк.
-
“СӘЛӘТ-САБА“, ӘЙДӘ, АЛГА!
Иске Икшермәдә урнашкан «Сәләт-Саба» аланы 16 сезонын башлады. Исеме җисеменә лаек лагерьда ел саен районыбызның иң сәләтле укучылары ял итә, талантын арттыра, белем-осталыклары белән уртаклаша. Быел «Сәләт-Саба» аланы 85 укучыны берләштерде.
-
Казанлыга 2007 елда җибәрелгән хат килгән
Казанда яшәүче Наталья Кашфразыева Кинешмадан мәрхүмә әнисеннән хат алган. Әлеге хат 11 ел элек язылган һәм җибәрелгән булган.