4 июль 2018 яңалыклары
-
5 июльдә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал
Көндез Казада температура +25-27 градус булачак.
-
Татарстанда куркынычсыз су коену урыннары исемлеге төзелгән
Исемлектә Казандагы 12 комлык, Лаеш районында ял базасындагы 4 комлык бар.
-
Татарстан егетләре беренче булып яңа хәрби технополис составына керәчәк
5 июльдә тугыз егет РФ Оборона министрлыгының фәнни ротасына китәчәк.
-
Зарипов Гагарин Кубогын әти-әнисенең туган авылы Дөм-Дөмгә алып кайткан
Биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган спортчы балачагын Алабуга районы Татар Дөм-Дөм авылында үткәргән.
-
"Сәләт - Саба" сменасы дәвам итә
"Сәләт - Саба" аланында барлык сәлкешләр дә төрле яктан ачыла, бирелгән мөмкинлекләрне кулланып, шөгыльләрен арттыралар.
-
"Зәкят" хәйрия фонды 17 гаиләгә корбан ите таратты
ТР Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Казанда яшәүче мохтаҗ 17 гаиләгә корбан ите таратты. Шөкер-корбан итен тарату акциясе (Аллаһы тәгалә ризалыгы һәм рәхмәте хакына) хәйрияче инициативасы белән башкарылды. Корбанга чалынган сарык ите белән күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр тәэмин ителде. Сәдака алучы гаиләләр хәйрия эшен оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Россиянең Испаниянең җиңүе могҗиза түгел, ә лаеклы җиңү – Дәүләт Думасы комитеты рәисе
Михаил Дегтярев фикеренчә, Россия җыелмасының мундиальнең “алтын”ы өчен дә көрәшә алырлык куәте бар.
-
Татарстанда һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә
Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.
-
Тәмәке тартмаучы хезмәткәрләргә премия өстәргә тәкъдим ителде
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин тәмәке тартмаучы россиялеләрнең хезмәт хакына премия өстәп стимул булдырырга дигән тәкъдим белән чыкты.
-
Р.Миңнеханов "Татарстан – Яңа гасыр" компаниясенең Казахстандагы корпункты белән танышты
"Казахстандагы "Татарстан – Яңа гасыр" корпункты ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр", диде Татарстан Президенты.
-
ПЕЧӘНГӘ “КҮЛМӘК“ КИДЕРӘЛӘР
Җәйнең санаулы көннәре туклыклы терлек азыгы – печән әзерләүгә игътибарны арттыруны сорый. Район хуҗалыклары 3,5 мең тоннага якын печәнле булган инде, шуның 500 тоннасы соңгы ике көндә тупланган.
-
Курица с ананасами
Рецепт.
-
Әлмәт районында ком төялгән самосвал фурага бәрелгән
Бәрелешкәннән соң, юлга ком чәчелгән.
-
Россия тимер юллары плацкарт вагоннардан баш тарта
Россия тимер юллары плацкарт вагоннардан баш тарта. Алар урынына яңа — кондиционерлы, usb-порт, розетка, чыбыксыз интернет һәм душ кабинасы булган вагоннар барлыкка килә.
-
Бүген Казанда Җанатарлар фестивалендә Земфира концерты була
4-5 июльдә FIFA Fan Fest мәйданчыгында түләүле чаралар куела.