Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПЕЧӘНГӘ “КҮЛМӘК“ КИДЕРӘЛӘР

Җәйнең санаулы көннәре туклыклы терлек азыгы – печән әзерләүгә игътибарны арттыруны сорый. Район хуҗалыклары 3,5 мең тоннага якын печәнле булган инде, шуның 500 тоннасы соңгы ике көндә тупланган.

Дүшәмбе көнне без “Курсабаш”  җәмгыятендә  булдык һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы белән  таныштык. Хуҗалыкта 1550дән артык   мөгезле  эре терлек исәпләнә һәм аларны кыш буе ашатып чыгарга   кирәк. Шул максаттан комплекс янына 135 тонна төргәкләнгән печән кайтырып өелгән инде. Барысы 75 гектарда үстерелгән тимофеевка үләне коры печәнгә әйләндергәндә 17шәр центнер  уңыш биргән. “Сенажга керешеп  кенә киләбез, үләннәр өлгерү фазасы буенча аны әзерләү шартларына җавап бирә. Моның өчен 64 гектар мәйданда люцерна-клевер, 110 гектарда тимофеевка-клевер катнашмасы бар. Көннәрнең артык эссе булуы гына  сенаж әзерләү өчен бик яхшы түгел. Хәзер көчне пленкага төрелгән печән  туплауга бирәбез. Һич  югы 150 төргәк ясарга  иде. Әлегә стрейч-пленка 60 төргәккә генә җитә”,– ди агроном Фәрит Фәсхиев...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев