4 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда бер ир-ат бодай белән күмелеп вафат булган
ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, Татарстанда эш урыныда бодай белән күмелеп вафат булган хезмәткәр эше буенча җинаять эше кузгатылган.
-
УКЫГАН ӘЙБЕРНЕ НИЧЕК ИСТӘ КАЛДЫРЫРГА?
Әлеге сорау гомер-гомергә бөтен мәктәп укучысын һәм студентларны борчый. Бүген без сиңа ярдәм итәргә тырышачакбыз!
-
Иминлек каешын тактыгызмы?
Районыбызда юл-транспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен киметү максатыннан 1сентябрьдән “Иминлек каешы” оператив-профилактика айлыгы игълан ителде. Әлеге таләпне үтәмәүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән комплекслы профилактика чаралары күреләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә эшләүчеләр составы җәлеп ителде.
-
Үзәк банк акча урлауның яңа ысулы турында кисәтә
Мошенниклар кеше тавышын имитацияләп, аның исеменнән танышларына шалтырата һәм матди ярдәм сорый.
-
Егетләрең тачка чәлдерә алмый азаплануы видеога эләккән
Урлый белү дә үзенә күрә талант. Моңа дәлил - түбәндәге видео. Ике егет стройкадан тачка урларга булган. Видеода каракларның берсенең олы, икенчесенең үсмер - мәктәп укучысы гына булуы күренә. Тачка яшь каракларга нәрсәгә кирәк булганы билгеле түгел. Ләкин аларның шулай тырышулары, һәм уңышка бик озак ирешә алмавы бик көлке күренеш. Һәммәбез болар кебек тырыш һәм сабыр булсак, инде күптән череп баер идек.
-
Укучыларга иртәнге ашка нәрсә ашатырга ярамаганлыгын әйттеләр
Мәктәп укучысының иртәнге ашы төрле ярмалар, йомырка һәм сөт продуктларыннан торырга тиеш, дип хәбәр итә “Роскачество”.
-
Шереметьево аэропортында ике самолет бәрелешә
Шереметьевода ике самолет: Пекинга юл алган «Аэрофлот» һәм Royal Flight бәрелешкән. Ике лайнер да канатлар белән бәрелешкән, дип хәбәр итә телеграмм-канал Baza.
-
Айдар Галимов ни өчен әнисенең йөзен кызарткан?
Миякә районының Олы Кәркәле авылында гомер итүе Бибинур һәм Миңлегани Галимовлар җырчы улларының төрле чагын хәтерли…
-
“Мин яратам сине Саба”
Узган җомгада Сабинка елгасы яр буенда “Туган җирем – Татарстан!” район мәдәният йорты белгечләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты үткәрелде. Республика көненә багышланган бәйрәмдә райондашларыбыз төрле уеннарда катнашып, күңел ачтылар, ә ахырдан салют карадылар. Сабалыларны район башлыгы Рәис Миңнеханов бәйрәм белән тәбрикләп, социаль-икътисадый үсешкә зур өлеш керткән райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләре, Мактау грамоталары тапшырды.
-
Казанда янгын аркасында биш катлы йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр
Янгын Химиклар урамындагы бер йортта чыккан.
-
Суд Илһам Шакировның фатирын апасына бирмәскә дигән карар чыгарган
Татарстан Югары суды Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны караган Илһам Хаҗиев арасындагы эшне карап, фатирны Хаҗиевта калдыру карары чыгарды.
-
FIFA 2022 елда Катарда узачак чемпионат эмблемасын рәсми төстә тәкъдим итте
Чираттагы мундиаль гарәб дәүләтендә 2022 елның 21 ноябреннән 18 декабренә кадәр узачак.
-
ХАЛЫК ИШЕГАЛЛАРЫН ӨЙРӘНӘ
«Бердәм Россия» партиясе тәкъдиме белән 2020 елдан «Безнең ишегалды» программасы эшли башлый. Ягъни күпфатирлы йортлар каршындагы территорияләр тәртипкә китереләчәк. Хәзер шул максаттан районыбызда ишегалларын төзекләндерү буенча торак милекчеләренең фикер-тәкъдимнәрен тыңлау бара. Шушы көннәрдә Сабада З.Йосыпов урамындагы 11, 13, 13а, 17, 19б, 19нчы, Төзүчеләр урамындыгы 5, 5а, 5б, 7нче, Мәктәп урамындагы 48нче, Вахитов урамындагы 27, 29, 31нче йортларда яшәүчеләр белән очрашу үткәрелде.
-
40 иҗтимагый оешма халыкны ТР Дәүләт Советы сайлауларында Татарстанның «Бердәм Россия» не якларга чакырды
Дүшәмбе көнне, 2 сентябрьдә, 40 иҗтимагый оешма вәкилләре алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» гә ярдәм итүләрен белдерде.
-
Сүндерелмәгән шәм аркасында чыккан янгында әтисе белән улы зыян күргән
Янгын Әлмәт шәһәренең Тельман урамындагы тугыз катлы йортта чыккан.