Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХАЛЫК ИШЕГАЛЛАРЫН ӨЙРӘНӘ

«Бердәм Россия» партиясе тәкъдиме белән 2020 елдан «Безнең ишегалды» программасы эшли башлый. Ягъни күпфатирлы йортлар каршындагы территорияләр тәртипкә китереләчәк. Хәзер шул максаттан районыбызда ишегалларын төзекләндерү буенча торак милекчеләренең фикер-тәкъдимнәрен тыңлау бара. Шушы көннәрдә Сабада З.Йосыпов урамындагы 11, 13, 13а, 17, 19б, 19нчы, Төзүчеләр урамындыгы 5, 5а, 5б, 7нче, Мәктәп урамындагы 48нче, Вахитов урамындагы 27, 29, 31нче йортларда яшәүчеләр белән очрашу үткәрелде.

Сөйләшүләр һәр территориянең үз ихтыяҗы булуын, алар бер-берсеннән аерылуын күрсәтә. “”Чүп контейнерына кадәр бетон плитәдән тротуар салынсын иде, машиналар хәрәкәте бер яклы гына булсын иде. Яткан полицейский да кирәк, балалар өчен куркыныч”,– диделәр күпфатирлы йортлар арасындагы юллардан йөрүчеләр. Вахитов урамындагы нигездә энергетиклар йортларында яшәүчеләр исә югары көчәнешле электр баганаларына төртеп күрсәттеләр. Хәзер торак милекчеләре ишегалды схемалары күрсәтелгән карталарны өйрәнеп, кайда нәрсә булырга тиешлеген сызып күрсәтергә тиеш. Моның өчен аларга бер атна вакыт бирелде. Халыктан кергән тәкъдимнәр ТР Төзелеш министрлыгына тапшырылачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев