Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

FIFA 2022 елда Катарда узачак чемпионат эмблемасын рәсми төстә тәкъдим итте

Чираттагы мундиаль гарәб дәүләтендә 2022 елның 21 ноябреннән 18 декабренә кадәр узачак.

2022 елда Катарда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты эмблемасы рәсми төстә тәкъдим ителде. Бу хакта FIFA матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эмблемадагы очланып киткән сызыклар Гарәб ярымутравындагы дулкынлы дюналарны хәтерләтә. Ә “тоташ элмәк сигез санын хәтерләтә. Ул матчларны кабул итәчәк гаҗәеп сигез стадион, шулай ук вакыйганың үзара бәйләнгән характерын чагылдыручы чиксезлек символы турында искәртү”, диелгән Халыкара футбол федерациясендә.

Эмблеманың үзәк символы мундиаль трофее формасын гына кабатлап калмый, ә гарәбләрнең традицион йон шәле буларак та күренә. “Әлеге кышкы кием дә турнирның башлану даталарына һәм беренче тапкыр ноябрь-декабрь айларында уздырылган FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты булуына да ишарә ясый”, - диделәр оешманың матбугат хезмәтендә.

Эмблеманы тәкъдим итү Катар дәүләтенең башкаласы Дохе шәһәрендә узды. Аның рәсемен шәһәрнең әһәмиятле биналарында, шул исәптән Бурдж-Доха манарасында, Катарның Мәдәни авылы амфитеатрында, Сук Вакиф базарында, Мшейреб районында и Аль-Зубара форты –ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектында да күрсәткәннәр.

  • FIFA футбол буенча 22нче дөнья чемпионаты Катарда 2022 елның 21 ноябреннән 18 декабренә кадәр узачак.

Фото: twitter.com Road to 2022

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев