Шереметьево аэропортында ике самолет бәрелешә
Хәвеф-хәтәр

Шереметьево аэропортында ике самолет бәрелешә

Шереметьевода ике самолет: Пекинга юл алган «Аэрофлот» һәм Royal Flight бәрелешкән. Ике лайнер да канатлар белән бәрелешкән, дип хәбәр итә телеграмм-канал Baza.

Пассажирларны оператив рәвештә эвакуацияләделәр, беркем дә зыян күрмәде.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бәрелешүнең сәбәбе-буксировкада килешмәү — аэропортның җир өсте хезмәтләре дөрес эшләмәгән.

Фото: скриншот видео

tatar-today.ru


Нет комментариев