Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Үзәк банк акча урлауның яңа ысулы турында кисәтә

Мошенниклар кеше тавышын имитацияләп, аның исеменнән танышларына шалтырата һәм матди ярдәм сорый.

Россия Банкының мәгълүмати куркынычсызлык департаменты башлыгы урынбасары Артем Сычев «Известия»гә биргән интервьюсында акчаларны урлауның яңа ысулы турында хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, мошенниклар кешенең тавышын имитацияләргә өйрәнгән. Алар, аның исеменнән танышларына шалтыратып, матди ярдәм сорый. Әмма мондый алым киң таралмаган, чөнки бик кыйммәт, диде эксперт.

Моннан тыш, Сычев сөйләвенчә, караклар социаль челтәрләрдәге аккаунтларны вата, кулланучы битенә керә һәм акча күчерүне сорап, постлар бастыра башлый.

Шул ук вакытта күпчелек очракта алар корбанны шиккә төшерә һәм ышанычын яулый. 

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев