Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мин яратам сине Саба”

Узган җомгада Сабинка елгасы яр буенда “Туган җирем – Татарстан!” район мәдәният йорты белгечләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты үткәрелде. Республика көненә багышланган бәйрәмдә райондашларыбыз төрле уеннарда катнашып, күңел ачтылар, ә ахырдан салют карадылар. Сабалыларны район башлыгы Рәис Миңнеханов бәйрәм белән тәбрикләп, социаль-икътисадый үсешкә зур өлеш керткән райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләре, Мактау грамоталары тапшырды.

Шулай ук үзләренең  йорт яны территорияләрен тәртиптә тоту  максатында игълан ителгән  “Безнең ишегалдында“  конкурсына да  йомгак  ясалды. Барысы 26 шәхси хуҗалык бүләкләнде. Әйтик, “Шәхси йорт хуҗалыгының иң яхшы йорт яны территориясе” номинациясендә Рәйсә Сафиуллина, (Лесхоз),  Флүзә Галәвиева  (Миңгәр),  Рифгат Ногманов (Оет),  Александр Петров  (Шәмәрдән) гаиләләре билгеләп үтелде.

“Шәхси йорт хуҗалыгы территориясенең иң яхшы ландшафт дизайны номинациясе тәбрикләнүчеләре:

1. Галиев Алмаз Васил улы (Сатыш)

2. Гәрәев Айдар Наил улы (Шәмәрдән)

3. Мусин Илхам Миннемөхәммәт улы (Сатыш)

4. Муртазин Артур Нурислам улы(Эзмә)

 

“Шәхси йорт хуҗалыгының иң яхшы ишегалды территориясе” номинациясе тәбрикләнүчеләре:

1. Миннегәрәева Люция Равил кызы (Сабабаш)

2. Вафина Сания Рамазан кызы(Килдебяк)

3. Хәсәншина Светлана Раиф кызы (Саба)

4. Фәхретдинова Зөлфия Габделсамат кызы (Шәмәрдән)

5. Сафин Айрат Камил улы (Кибәче)

6. Әхмәтова Рәсимә Галихан кызы (К.Мишә)

7. Сәлмәнова Рәмзия Галиәхмәт кызы(Явлаштау)

8. Гыйльметдинов Альберт Гайфетдин улы (Шәмәрдән,)

9. Нәбиуллин Фәргать Ахлул улы (ПМК-159)

“Яңа сорт үсемлекләрне яратучылар” номинациясе тәбрикләнүчеләре:

1. Шәйхелисламова Жәүһәрия Каюм кызы (Симет)

2. Рәхимова Гөлназ Мөхәммәтгали кызы  (Лесхоз)

“Картлыкта да  шатлык матурлыкта” номинациясе тәбрикләнүчеләре:

1. Сафина Нурия Галимҗан кызы (Мичән авыл җирлеге)

2. Галиева Сарира Галимҗан кызы (Йосыф-Алан)

 

“Күпфатирлы йортның иң яхшы йорт яны территориясе” номинациясе тәбрикләнүчеләре:

1. Айнулова Фирдәвес Абзал кызы (Шәмәрдән)

2. Гатауллин Мансур Әхмәд улы (Шәмәрдән)

3. Идрисова Рәсимә Әхмәт кызы  (Шәмәрдән)

4. Абдуллина Гузяль Габделхәй кызы (Шәмәрдән)

5. Хәбибуллина Сәвия Хаҗиәхмәт кызы (Шәмәрдән)

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев