5 ноябрь 2017 яңалыклары
-
«Саба таңнары” газетасы призына үткәрелгән турнирда “Саба шәһәр җирлеге” командасы җиңү яулады
Ярышта барысы 13 команда катнашты
-
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районыбызда гранит истәлек ташы куелды.
-
17 яшьлек кыз үзен көчләүләрен 9 көн узгач кына әйткән
Чаллы хокук сакчылары 19 яшьлек “герой”ны эзли.
-
Театрга паспортсыз кертмәячәкләр
Тиздән “18+” тамгасы куелган концертларга һәм спектакльләргә яшьләрне паспортларын тикшереп кертә башлаячаклар.
-
«Татар җыры»нда Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхине искә алачаклар
Зур тамаша, грандиоз концерт, елның иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйгасы – бу сүзтезмәләр инде күптәннән «Татар җыры» халыкара эстрада фестиваленең синонимнарына әйләнде. «Алтын барс» премиясен тапшыру тантанасы күңел ачарга, күтәренке кәеф, онытылмаслык эмоцияләр бүләк итәргә чакырса да, быелгы тантанада лирик ноталарга да урын булачак.
-
Әнвәр Нургалиев: «Лауреат булып танылу – зур бәя һәм горурлык»
Быел «Болгар радиосы»ның V «Алтын йолдыз» милли музыка премиясе тантанасында тамашачылар яңа исемнәрне күрә алачак. Шундый җырчыларның берсе – соңгы берничә елда Татарстан һәм Башкортстан сәхнәләрен яуларга өлгергән Әнвәр Нургалиев.
-
Фото: Әлмәттә дүрт машина бәрелешеп, дүрт яшь кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Клара Цеткин урамындагы 36нчы йорт янында булган.
-
Кайбыч районында ут камап алган мунчада кеше янып үлгән
Шәхси мунчага килүче тагын бер кешенең тәне 90 процент пешкән.
-
Айсылу Лерон, Гүзәлем, Алсу Фазлыева: Килен кайнанасына бурычлымы?
Автор: Энҗе НОГМАНОВА Бу сорау һәр дәвердә каршылыклы фикерләр тудырган. “Әлбәттә, - дияр кайнаналар. - Без килен булган чакта, кайнаналарыбыздан иртәрәк торып, барлык эшләрне бетереп куя идек, самоварны кайнатырга куйгач кына, аларны уята идек”. “Хәзер тормышлар үзгәрде. Безнең кайнана белән торасы килми”, - дияр замана киленнәренең күбесе. “Әти-әни малай үстергән икән, аңа үз тормышын корырга булышырга, фатир алып бирергә ярдәм итәргә тиеш”, - диде миңа бер танышым. Ничек булып чыга инде бу: син тиеш тә, мин тиеш, ахыр чиктә кем тиеш соң?
-
Саратовта Фирдүс Тямаевны бер кыз көтә
Бу кыз, Фирдүснең афишасын үбә-үбә, "Кайчан килә инде ул?" дип елый.
-
Хәния Фәрхинең кызы Алия һәм оныгы Мәскәүдәге истәлек концертында җырлый
Мәскәүнең "Космос" концертлар залында Хәния Фәрхи истәлегенә концерт узды. Анда җырчының кызы Алия Гәрәева һәм оныгы "Балан" җырын башкарды.
-
Бүген Хәрби разведчиклар көне билгеләп үтелә
5 ноябрьдә илдә Хәрби разведчиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул 2006 елның 31 маенда Россия Президенты указы белән билгеләнгән.
-
Кыйммәтле дарулар урынына - сарымсак
Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы иң көчле чара. Ул тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. Сарымсакның биологик актив матдәләре тиз тәэсир итә. Әлеге яшелчә организмда үзенең файдалы үзлекләрен озак вакытка кадәр саклый ала.
-
"АЛАР ЕШ КЫНА АЧ УТЫРА ИДЕ". БӨГЕЛМӘДӘ КҮПБАЛАЛЫ АНА ҮЛЕМЕНДӘ КЕМ ГАЕПЛЕ?
Бөгелмәдә яшь ананың серле үлеме шәһәрдә яшәүчеләрне тетрәндерде. Аның өч кечкенә баласы ятим калды. Социаль челтәрләрдә хатынның танышлары аның тормышында булган коточкыч хәлләр турында фикер алыша. Җавапларга караганда, сораулар күбрәк булган әлеге буталчык хәлне «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе тикшерде.