Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районыбызда гранит истәлек ташы куелды.

Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеген чагылдырган гранит таш “Саба май ясау комбинаты” предприятисе биләмәсендә урнашкан. Билгеле булганча комбинат октябрь аеннан яңа инвестор – “Башмилк” компанияләре төркеме  составында эшли башлаган иде. “Башмилк” Башкортстанда  “Край курая”  сәүдә маркалы продукциясе белән билгеле. Гранит таш Башкириядән кайтартылган. Бердәмлек көнендә башкорт һәм татар дуслыгы тагын да ныгыды дияргә мөмкин. Тантанада Россия, Татарстан һәм Башкортстан байраклары күтәрелде. Район халкына күңелле бәйрәм оештырды май ясау комбинатының яңа хуҗалары.  Бәйрәмдә район башлыгы Рәис Миңнеханов,  Башкорстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Юрий Лысев,  “Башмилк” компаниясе президенты Александр Никитин, компаниянең директорлар  советы рәисе Динар Галиев һәм күп санлы кунаклар катнашты. Рәис Миңнеханов:

–“Башмилк”ның хыяллары бик зурдан. Яңа инвестор өстәмә биналар һәм эш урыннары булдыруны күздә тота. Районның сөт җитештерүчеләренә рәхмәт, көн саен 150 тонна сөт җитештерәләр, киләчәктә тагын да арттырырга планнары бар. Халыкка сыйфатлы сөт-май продукциясе чыгару җитештерүчегә дә эшкәртүчеләргә дә нык бәйләнгән. Халыкка шәп бәйрәм оештырганнар, эшләренең нәтиҗәсе дә шулай шәп булсын иде, – дип бәйрәм белән тәбрикләп, май ясау комбинатының яңа хуҗаларына уңышлар теләде.

Башкорстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Юрий Лысев Татарстанның Саба төбәгендә завод ачырга мөмкинлек биргәне өчен район башлыгына рәхмәт сүзләре җиткерде “Башмилк” компаниясе президенты Александр Никитин:

–Саба халкына сокландым, барысына да рәхмәт. Кунакчыл, хезмәт яратучы, ачык йөзле халкыгызга сокландык, – дип бәйрәм белән тәбрикләп, район башлыгына башкортларның милли уен коралы – курай бүләк итте.

Бәйрәм шоу, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Тантананы эстраданың танылган сәхнә йолдызлары – Салават Фәтхетдинов, Илсөя Бәдертдинова, Зөлфирә Шәйдуллина, баянчы, гармунчы Рөстәм Вәлиев ямьләндерде. Бу көнне ветераннар да хөрмәтләнде. Балаларга баллы сөт продуктлары  күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, бәйрәмгә килүчеләргә чәй табыны әзерләнде. Уен-ярышларда катнашучыларга комбинатның сөт-май продуктлары өләшенде. (фотолар сайтта)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев