Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Фото: Әлмәттә дүрт машина бәрелешеп, дүрт яшь кеше зыян күргән

    Юл-транспорт һәлакәте Клара Цеткин урамындагы 36нчы йорт янында булган.

    (Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә Клара Цеткин урамындагы 36нчы йорт янында дүрт машина бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәт номерына Әлмәт районында бүген 5.13 сәгатьтә алынган. Чакыруга 15нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. “Фольксваген Гольф” автомобиле йорт янына куелган өч машинаны: “Фольксваген Поло”, “Мазду” һәм “Киа РИО”ны бәрдереп узган.

    Нәтиҗәдә, “Фольксваген Гольф” машинасының 18 яшьлек 4 пассажиры зыян күргән. Коткаручылар аларны машинадан чыгарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. "Ашыгыч ярдәм" бригадасы дүртесен дә Әлмәттә “Татнефть” медсанчатена иткән. Коткаручылар автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән.


     

     

    http://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: