Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайбыч районында ут камап алган мунчада кеше янып үлгән

Шәхси мунчага килүче тагын бер кешенең тәне 90 процент пешкән.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Кайбыч районының Олы Урсак авылында 65 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ут капкан мунчада калган кеше гомерен саклап калган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кайбыч районында кичә 16.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына янгын турындагы хәбәр килгән. Чакыру буенча 115нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган. Алар 52 яшьлек ир-атны коткарган һәм табибларга тапшырганнар. Янгын сүндерелгәннән соң агач мунча җимерекләрен тикшергәндә коткаручылар 69 яшьлек ир-атның үле  гәүдәсен тапкан.

Кайбыч Үзәк район хастаханәсендә исән калган ир-атның тәне 90 процент пешүен раслаганнар.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев