Тиздән “18+” тамгасы куелган концертларга һәм спектакльләргә яшьләрне паспортларын тикшереп кертә башлаячаклар.
Россия Мәдәният министрлыгының Норматив-хокук департаменты директоры Наталья Ромашова белдергәнчә, әлеге чараларга балаларны хәтта әти-әниләренә ияртеп тә кертмәячәкләр. Әлеге законның проекты Хөкүмәткә тәкъдим ителгән, ул шулай ук Кремльдә каралачак һәм тиздән Дәүләт Думасына барып җитәчәк.


Нет комментариев